+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июнь , 08:15

Банк картасын сатмагыз!

Күпләр моны акча эшләүнең җиңел ысулы дип саный. Чынлыкта мондый карталар еш кына мошенниклар һәм җинаятьчел төркемнәр тарафыннан законсыз финанс операцияләре өчен файдаланыла.

Банк картасын сатмагыз!Банк картасын сатмагыз!
Банк картасын сатмагыз!
Мондый схемаларда катнашу җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Хәтта кеше җинаятьне оештыручы булмаса да, карта яки банк реквизитларын өченче затларга тапшыру аны хокукка каршы гамәлләрдә катнашучы итә ала.

Шикле акча өчен киләчәгегезне куркыныч астына куймагыз. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз һәм беркемгә дә банк карталарын, счетларын һәм онлайн-банкка керү мөмкинлеген бирмәгез.

Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең ышаныч телефоны: 8(347) 273-73-72.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас