+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июнь , 07:25

"Барысы да җиңү өчен!"

Уфада Башкортстан матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының V медиафорумы старт алды.

"Барысы да җиңү өчен!""Барысы да җиңү өчен!"
"Барысы да җиңү өчен!"

 Биредә медиаөлкәнең 300дән артык вәкиле — дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары, хәрбиләр, мәгълүмати хәвефсезлек һәм яңа медиа өлкәсендәге экспертлар җыелды. Форумда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Сәламләү сүзе белән матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, тармакта бүген ике мең ярым кеше эшли — бу радио, телевидение, мәгълүмат агентлыклары һәм гәзит-журналлар хезмәткәрләре. Алар барысы да бер уртак максатка ирешү өчен эшли: республика халкының тормышын имин итү һәм аларны вакытында ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү.

Радий Хәбиров җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Кылган эшләрегез өчен барыгыз алдында да  баш иям. Без чыннан да бик авыр вакытта яшибез. Аннары бу вакыт турында легендалар сөйләячәкләр. Без сезнең белән ковидтан чыктык кына, ул  да катлаулы чор булды. Кемдер бирешә, кемдер үз идеалларына хыянәт итә, ә кемдер тыныч кына үз эшен эшли. Һәм менә бу армия - ике мең ярым журналист - тыныч кына үз эшен башкаручылар исемлегендә. Форумның "Барысы да җиңү өчен!" дигән шигарьне сайлавы өчен рәхмәтлемен", – диде Радий Хәбиров.

Ул җыелучылар белән җылы әңгәмә корды, аларның сорауларына анык җавап бирде. Чара барышында СВОда бурычын үтәүче журналист Рафыйк Әхмәтшин белән туры элемтә оештырылды, ул Башкортстан җитәкчелегенә зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Бүген форумда катнашучыларны берничә тематик мәйданчык көтә. "Барысы да җиңү өчен!" махсус хәрби операция шартларында журналистлар эше, патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау турында фикер алышачаклар.

Мәгълүмат хәвефсезлеге буенча мәйданчыкта сүз яшьләрне интернеттагы деструктив йогынтыдан яклау, экстремизмга каршы тору һәм заманча мәгълүмат янаулары турында барачак.

Аерым секция Ясалма интеллектка багышлана. Экспертлар яңа технологияләрнең редакцияләргә контент булдырырга, мәгълүмат белән эшләргә һәм аудитория белән хезмәттәшлек итәргә ничек ярдәм итүе турында сөйләячәк.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас