+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июнь , 04:10

Ир-атлар 10 елга азрак яши

Төп проблема – аларның үз сәламәтлегенә җавапсыз мөнәсәбәтендә.

Ир-атлар 10 елга азрак яшиИр-атлар 10 елга азрак яши
Ир-атлар 10 елга азрак яши


Республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган атнадагы бәйрәмнәрне уңышлы оештырулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул журналистларны Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне белән котлады. “Кичә Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләде. Республикада һәм илдә күп нәрсә аларның эшенә бәйле. Аларны котлыйбыз, уңышлар тели­без!” –─ диде төбәк Башлыгы.


Киңәшмәдә төбәккә туристлар агымы артуын билгеләп үттеләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика гомумрусия рейтингында 16нчы урыннан 13нче урынга күтәрелде. Башкортстанда 2,4 миллион кунак булган, бу, 2024 елдагыга караганда, 8,2 процентка күбрәк, дип хәбәр итте туризм һәм эшкуарлык министры Светлана Верещагина. Ул искәртүенчә, былтыр Идел буе федераль округы рейтингында республика Татарстанны, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләрен алга үткәргән, ә хәзер 3нче урынга чыккан. “Бу саннар бик шатландыра. Чагыштырулар мөһим, алар күп нәрсәне күрсәтә. Хәзер эчке туризмга кызыксыну арта, һәм моннан файдаланырга, туристларны республикага җәлеп итәргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе түрәләрне яшьләр белән активрак очрашырга чакырды. Ул “Патриот” паркында оештырылган волонтерлар лагере турында сөйләде. “Без “Патриот” паркында эшне дәвам итәбез. Барлык җитәкчеләрнең дә яшьләр белән очрашуын сорыйм. Узган атнада мин волонтерлар белән очраштым, минем карашка, яхшы гына аралаштык. Һәрвакыт яңа кешеләр, яңа йөзләр, безнең “Патриот” паркы эшләргә тиеш”, ─– диде Радий Хәбиров.

Республиканың яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров белде­рүенчә, быел “Патриот” паркындагы волонтерлар лагере Башкортстан­ның 300 активистын берләштергән. Чара кысаларында федераль грант конкурсы узган, анда аларга үз идеяләрен тормышка ашыруга финанс ярдәме күрсәтелгән. “Чара республика Башлыгы Радий Хәби­ров башлангычы белән узды. Мәйданчыкта без активистларыбызны һәм волонтерлык штаблары җитәкчеләрен, швейбатлар вәкил­ләрен берләштердек”, –─ диде Вито Сабиров.

Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә. Республиканың сәламәт­лек саклау министры Айрат Рәхмә­туллин 15-19 июньдә “Сәламәтлек поездлары” Архангель, Стәр­летамак, Илеш, Мәчетле, Бүздәк һәм Бөрҗән районнарына киләчәге турында хәбәр итте. Медикларның мобиль бригадалары 15 апрельдән 175 торак пунктта 81 меңнән артык тикшерү уздырган. Белгечләр 22 меңнән артык тикшерү үткәргән, авыруларга 1400дән артык шик ачыклаган, шуның йөздән артыгы онкологиягә.

Башкортстан Башлыгы республикада ир-атлар сәламәтлегенең төп проблемасы ─ аларның үзләренә карата җавапсыз мөнәсәбәтендә, дип белдерде. Аның сүзләренчә, төбәктә хатын-кызлар белән ир-атлар арасында гомер озынлыгында аерма 10 елга җитә. “Кеше үз сәламәтлеге өчен барыннан да элек үзе җаваплы булуын аңламаса, кызганычка каршы, без моны бернинди кардиоүзәкләр белән дә хәл итә алмаячакбыз, –─ дип ассызыклады Радий Хәбиров. –─ Бу профилактика мәсьәләсе, аны алга этәрергә кирәк. Мөмкинлекләр бар кебек, ләкин кеше диспансерлау үтәргә килми. Ә аннары ─– һәлакәт”.

Республика Башлыгы ассызык­лавынча, бу беренче чиратта ир-атларга кагыла. Статистика мәгъ­лүматлары буенча, Башкортстанда уртача гомер озынлыгы 75 яшькә якынлаша.

Башкортстанда токымлы терлек­нең үз базасын булдырачаклар. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗа­лыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. “Сөтле мөгезле эре терлекләрнең геном селекциясе” республика программасы кысаларында тугыз токымчылык хуҗа­лыгында 8,5 мең баштан артык терлек сыналган. Бу эшкә дәүләт ярдәм итә, чыгымнарның 90 процентын каплый. Узган ел субсидияләрнең гомум суммасы 18 миллион сум тәшкил иткән, агымдагы елда тагын 16 миллион сум көтелә. Федераль бюджеттан ярдәм бар”, – диде вице-премьер.
Төбәктә 56 токымчылык хуҗа­лыгы эшли, аларга сөт җитеште­релгән сөт күләменең яртысы туры килә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас