

Полициягә 19 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, ул Тәтешле районында яшәүче әби-бабасы янына кунакка кайткан. Әбисе аңа билгесез кешенең шалтыратып, махсус хәрби операциядә һәлак булган улы өчен бүләк алу мәсьәләсе буенча хәрби комиссариатка чакыруын әйткән. Шалтыратучы СНИЛС номерларын хәбәр итүне сораган.
Шуннан соң пенсионер ханымга шәхси мәгълүматлары мошенниклар кулына эләккәнлеге турында хәбәр килгән. Проблеманы хәл итү өчен күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга кушылган. Егет шул номер белән элемтәгә кергән һәм үзе дә мошенниклар тозагына эләккән.
Үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп таныштырган аферистлар аны җаваплылык белән куркытып, туганнарында махсус хәрби операциядә һәлак булган якын кешеләре өчен түләнгән акчалар булуы турында мәгълүмат алган. Янәсе, акчаларны декларацияләү кирәклеген әйтеп, егетне әбисе, бабасы һәм апасыннан акчаларны җыеп, курьерга тапшырырга күндергәннәр.
Моның белән генә туктамыйча, мошенниклар егетнең үзендә дә һәм әнисендә дә сакланган акчалар турында белешкән. Нәтиҗәдә, бу акчалар да курьерга тапшырылган.
Гомум зыян күләме 8 миллион сум тәшкил иткән.
Әлеге факт буенча Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган.
Хокук саклау органнары гражданнарны сак булырга чакыра. Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүматлар сорамый һәм акчаларны «декларацияләү» өчен тапшырырга кушмый. Мондый шалтыратулар килгән очракта сөйләшүне туктатырга һәм оешма белән рәсми телефон номерлары аша мөстәкыйль рәвештә элемтәгә керергә кирәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102