+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Июня , 09:20

Уфада журналистлар форумы бара

Уфада Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чараларының V Медиайыйыны ачылды. Чараның девизы - "Барысы да җиңү өчен!".

Уфада журналистлар форумы бараУфада журналистлар форумы бара
Уфада журналистлар форумы бара
Биредә медиаөлкәнең 300дән артык вәкиле — дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары, хәрбиләр, мәгълүмати хәвефсезлек һәм яңа медиа өлкәсендәге экспертлар җыелды. Форумда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Сәламләү сүзе белән матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, тармакта бүген ике мең ярым кеше эшли — бу радио, телевидение, мәгълүмат агентлыклары һәм гәзит-журналлар хезмәткәрләре. Алар барысы да бер уртак максатка ирешү өчен эшли: республика халкының тормышын имин итү һәм аларны вакытында ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү.

Максим Ульчев белдерүенчә, бүген медиамохит тамырдан үзгәрде.

"Без сезнең белән югары көндәшлек чорында яшибез. Кайчандыр без генә тәэмин итүчеләр идек, һәм безне генә карадылар. Башта Интернет, сайтлар, аннары социаль челтәрләр барлыкка килде. Бүген без технологияләр һәм инде Ясалма Интеллект чорына аяк бастык", - дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.

Аның күзәтүләренә караганда, хәзер яңа этап башлана: аудитория традицион киңкүләм мәгълүмат чараларына кайта.

"Аудитория безгә тикшерелгән мәгълүмат өчен кайта, чөнки мәгълүмат күләме, аның көндәшлеге бик югары. Без инде дөрес мәгълүмат маяклары булып калабыз, һәм бу мөһим", - дип белдерде Максим Ульчев.

 Радий Хәбиров җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Кылган эшләрегез өчен барыгыз алдында да  баш иям. Без чыннан да бик авыр вакытта яшибез. Аннары бу вакыт турында легендалар сөйләячәкләр. Без сезнең белән ковидтан чыктык кына, ул  да катлаулы чор булды. Кемдер бирешә, кемдер үз идеалларына хыянәт итә, ә кемдер тыныч кына үз эшен эшли. Һәм менә бу армия - ике мең ярым журналист - тыныч кына үз эшен башкаручылар исемлегендә. Форумның "Барысы да җиңү өчен!" дигән шигарьне сайлавы өчен рәхмәтлемен", – диде Радий Хәбиров.

Ул җыелучылар белән җылы әңгәмә корды, аларның сорауларына анык җавап бирде. Чара барышында СВОда бурычын үтәүче журналист Рафыйк Әхмәтшин белән туры элемтә оештырылды, ул Башкортстан җитәкчелегенә зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Бүген форумда катнашучыларны берничә тематик мәйданчык көтә. "Барысы да җиңү өчен!" махсус хәрби операция шартларында журналистлар эше, патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау турында фикер алышачаклар.

Мәгълүмат хәвефсезлеге буенча мәйданчыкта сүз яшьләрне интернеттагы деструктив йогынтыдан яклау, экстремизмга каршы тору һәм заманча мәгълүмат янаулары турында барачак.

Аерым секция Ясалма интеллектка багышлана. Экспертлар яңа технологияләрнең редакцияләргә контент булдырырга, мәгълүмат белән эшләргә һәм аудитория белән хезмәттәшлек итәргә ничек ярдәм итүе турында сөйләячәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас