

Кичә Салават шәһәре полициясенә таксист өлкән яшьтәге хатын-кызны алып килгән.
Полиция бүлегендә Азамат Гаделшинны шундук таныганнар. Күптән түгел генә ул пенсионерның акчасын мошенниклардан коткарган булган. Элегрәк ирне Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенә чакырганнар. Анда бүлек җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Руслан Гайнуллин аңа актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдергән һәм кыйммәтле бүләк тапшырган.
Бу юлы 31 яшьлек ир кич белән Уфага чираттагы заказ килүен сөйләгән. Заказ бирүче шалтыратып, фатирга кадәр күтәрелергә һәм әйберләр салынган сумканы алырга сораган. Таксист шундук нәрсәдәндер шикләнгән. Адрес буенча барып җиткәч, ул фатирга күтәрелгән. Анда баскыч мәйданчыгына кулына букча тоткан өлкән яшьтәге хатын чыккан. Шул вакытта таксист хатын-кызның мошенниклар корбаны булырга мөмкин икәнен аңлаган. Аның белән сөйләшкәннән соң, сумкада акча булуын ачыклаган һәм пенсионерны үзе белән полиция бүлегенә барырга күндергән.
Салават шәһәрендә яшәүче 83 яшьлек хатын хокук сакчыларына кич белән өй телефонына шалтыратулары турында сөйләгән. Трубканы алгач, пенсионер оныгының тавышына охшаган елау тавышын ишеткән. Кыз юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен һәм аңа акча кирәклеген әйткән.
Бер-ике минуттан соң икенче шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен тикшерүче дип таныштырган һәм оныгының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен, гаепле булуын, аны җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен акча кирәклеген әйткән. Зыян күрүче шалтыратучыларга ышанган һәм алар күрсәтмәсе буенча әйберләрен спорт сумкасына җыйган, анда барлык акчаларын — халатка төрелгән 180 мең сумны салган.
Салават шәһәре полициясе оперативниклары такси йөртүче белән Уфага юл тоткан һәм таксисттан сумканы алырга, аннары акчаны мошенникларга тапшырырга тиешле кешене тоткарлаган.
Тоткарланучы Пермь шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек ир булып чыккан. Ул акчаның законсыз юл белән алынган булуын һәм хокукка каршы гамәлләрдә катнашуын аңлавын таныган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гражданнар! Полиция исегезгә төшерә: мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Шалтыраткан һәр кешегә ышанмагыз, бернинди сылтау белән дә акчагызны таныш булмаган кешеләргә бирмәгез, билгесез счетларга күчермәгез. Өлкән яшьтәге туганнарыгыз белән сөйләшегез, аларга мошенниклар кулланган схемалар турында аңлатыгыз.