+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Июня , 13:00

Өстәмә акча эшләргә теләгән...

Уфада 19 яшьлек кыз мошенниклар аркасында миллион ярым акчасыннан мәхрүм калган.

Өстәмә акча эшләргә теләгән...Өстәмә акча эшләргә теләгән...
Өстәмә акча эшләргә теләгән...
Ул Интернетта өстәмә хезмәт хакы табарга тырышып, мошенниклар корбаны булган.

Бу хәл мессенджерда онлайн-акча эшләү мөмкинлеге турында игъланнан башланган. Кыз кызыксынып, «эш бирүче» белән элемтәгә керә. Нейрочелтәрләр белән эшләү үзенчәлекләрен аңлату һәм шәхси кабинетка керү мөмкинлеген алу өчен, аңа телефон экранын күрсәтү белән видеоконференциягә тоташырга тәкъдим итәләр.

Әңгәмә барышында "эш бирүче" кыздан банк кушымтасында код кертергә сораган, акча бетмәячәк, дип ышандырган. Әмма код кертелгәннән соң аның счетыннан 6500 сум юкка чыккан. Аннары аны моның хата икәнлегенә һәм акчаларны кире кайтару өчен «ышанычлы затларны» җәлеп итәргә кирәк, дип ышандыралар. Берничә көн дәвамында кыз белән төрле кешеләр элемтәгә керә, барлык кертелгән акчалар кире кайтачак, дип ышандыра.

Нәтиҗәдә, ул үз якыннарыннан «ышанычлы затлар» сыйфатында кредит рәсмиләштерүен сораган. Гомум суммасы 1,7 миллион сумнан артык булган акчалар мошенниклар счетына күчерелгән.

Мошенниклык схемасы корбаны булуын аңлап, кыз хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас