Бөре районы полициясенә 46 яшьлек ир-егет мөрәҗәгать иткән.
Аның сүзләренчә, ул мессенджерда танышының аккаунтыннан: «Сәлам, кара әле, бу фотода син түгелме?» — дигән хәбәр алган. Хәбәргә сылтама да беркетелгән булган. Кызыксынган ир-ат аңа баскан. Нәтиҗәдә, смартфонына ул игътибар итмәгән зарарлы кушымта урнаштырылган.
Берникадәр вакыттан соң ир-ат банк исәбеннән 25 мең сумнан артык акча күчерелгәнен ачыклаган. Моннан тыш, җинаятьчеләр тагын 70 мең сумны күчерергә маташкан, әмма бу операция банкның хәвефсезлек хезмәте тарафыннан вакытында туктатылган.
Хөрмәтле гражданнар! Әгәр сезгә дә шундый хәбәр килсә, сылтамаларга басмагыз һәм бернинди файлларны да йөкләмәгез. Уяу булыгыз, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны кисәтегез.