+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июнь , 07:32

Күңел капкалары һәрчак ачык, иҗат офыклары киң булды!

Күренекле әдип һәм укытучы, өлкән каләмдәшем Камил Фазлыйның вафатына – бер ел.

Күңел капкалары һәрчак ачык, иҗат офыклары киң булды!Күңел капкалары һәрчак ачык, иҗат офыклары киң булды!
Күңел капкалары һәрчак ачык, иҗат офыклары киң булды!
Тормышта шундый илаһи затлар була: ул кешенең күңел җылысы беркайчан да сүнмәс, сүрелмәс кебек тоела. Чөнки аның искиткеч ягымлы карашы, эчкерсезлеге, ихлас елмаюы, көләч йөзе болытлы көннәрне дә яктырта. Бу һич фәстерү түгел! Авылдан шәһәргә дәваханәгә килгән арада да, Камил Фазлый коллегаларының хәлен белер өчен редакциягә керер, материаллар калдырыр иде.

Күпчелек танылган шәхесләрнең, зур талант ияләренең чишмә башы авыл белән бәйле. Бик ерак китәсе дә түгел: күренекле язучылар Михаил Шолохов, Виктор Астафьев та авыл җирендә яшәп, үзләрен мәңгелек данга күмгән әсәрләр иҗат иткән. Камил Фазлый да “Илһам чишмәләре” ургылган Бәләбәй төбәгеннән, кендек каны тамган, илебезгә данлыклы шәхесләрне биргән Тузлыкушыннан аерылмады.
Беренче тапкыр укытучы-шагыйрь белән очрашу үткән гасыр ахырында – 1997 елда, данлыклы Бәләбәй җирендә, югарыда телгә алынган шигьрият фестивалендә булды.

Чараның төп өлеше Бәләбәй педагогия училищесында үтте. Камил Фазлетдинов биредә шигырьләрен укыды, студентлар белән аралашты. Бик матур чара булды ул. Бераздан Бәләбәй төбәгендә “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшли башлагач, безнең очрашулар тагы да ешайды. “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рөстәм Идиятуллин белән 2000 елда командировкада вакытта Камил Фазлыйның йортында да булдык. 2013 елда да аның йорт бусагасын атлап керергә насыйп булды. Гадәттәгечә, йөзеннән елмаю китмәгән Камил аганың капкасы да, күңеле дә һәркемгә һәрчак ачык булды. Шаян сүзләр, ачык йөз белән колачын җәеп каршы алыр иде ул. Хуш күңелле Рәсимә ханымның йөзеннән нур, йөрешеннән очкын чәчелә диярсең! Мул ризыктан сыгылып торган өстәл артында гаилә, тормыш-көнкүреш хәлләре, иҗат хакында иркенләп сөйләшеп утырдык. Матур итеп, пар күгәрченнәр кебек яшәүләре күпләр өчен үрнәк булды...

Әткәй йортының җылысы

Беркайчан да кадер-кыйммәте югалмый, күңел түреннән китми торган “әткәй-әнкәй” дигән иң кадерле, иң мөкатдәс төшенчәләр бар. “Әткәй йорты” дигәне дә моңа аваздаштыр. Бигрәк тә ерак Кытай чигендә хезмәт иткән чорда әткәй йортының җылысы, кадере бермә-бер сиздерде миңа. Әнкәй-әткәй хатлары вакытлыча күңелне җылытса да. 61 яшендә мәрхүм булган әтиемнең (данлыклы балта остасы) кул җылысы туган йортымда гына түгел, Бәләбәйдәге йортыбызда да саклана. Ә менә студент чакларда әнкәйләр салган күпереп пешкән җылы икмәкнең хуш исләрен кемнәр генә сагынып кайтмады икән?! Бишек җырын көйләп үстергән Камилнең әнкәсе Зәйтүнә апа да, газиз улын тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, кулын маңгаена куеп, юксынып көткәндер. Коймак-көлчәләр белән сыйланып, чәй эчеп утырганда әтисе Нәҗми ага да эштән кайтып кергәндер, улының хәлләрен сорашкандыр. Ул мизгелләрдән соң маңгайлардан күпме тозлы тир, күпме сулар аккан?! Хәзер инде көн итмешнең кайбер мизгелләре генә кино кадрлары тасмасыдай күңелләргә сукмак сала кебек...
Еллар иләгендә шактый иләнгәч, Камил Нәҗми улы болай дип язды:

...Бәхетем – туган җиремдә,
Әткәем нигезендә.
Шушы нигезнең җылысы
Һәм яшәү көче миндә...

Ә инде бу шигырьгә Бәләбәйдә яшәүче дустым, үзешчән композитор Илдус Разетдинов көй дә иҗат итте. “Бәхетле булыйм дисәгез, яшәгез туган җирдә”, – дигән канатлы сүзләре үзе бер тормыш лейтмотивы булып яңгырый сыман.
Авыл тормышын җаны-тәне белән үз иткән, тыштан елмайса да, халыкның моң-зарларын йөрәге аша үткәргән, аларны кыю яктырткан Камил Фазлетдиновның чыгарыннан чыккан чаклары да булгандыр. Ни дисәң дә, бер үк вакытта әллә ничә “камыт кигән” – укытучы, директор, шагыйрь, язучы, авыл хәбәрчесе йөген дә тарткан кеше иде Камил Фазлетдинов. Ихатада мал-туары да бар бит әле. Аңлашыла, алар өчен дә азыгын хәстәрләргә, саламын, печәнен әзерләргә кирәк. Заманында кул чалгысы белән болыннарда киерелеп печән чапкан чаклар аз булдымыни?!

...Камил ага әзерләп калдырган печәннәрнең бер өлеше бүген дә сәндерә капкасын җил ачканда кыштырдап куя. Алачыкта хуҗа кешенең эш кораллары да моңсу гына эленеп тора. Рәсимә ханым аларны куллары, белән сыйпый: “Менә бит Камилемнең эш кораллары, бергә печән чапкан чалгысы, сәнәк-тырмасы, балтасы...” Аларның һәммәсенә кул җылысы да, күңел җылысы да сеңеп калган. Ишек алдында меңәр кабат баскан аяк эзләре. Бәбкә үләннәре, гүзәл Өсән буйлары, хуҗалык корылмалары. Барысы да бер ел элек бакыйлыкка күчкән ир-узаманы Камил Нәҗми улын хәтерләтә...
 
Соңгы очрашу

Бу кеше белән мәгърур таулар итәгендә, куе тайгаларда, кояшлы диңгез буйларында очрашсаң да, аның көләч йөзендәге нурлар һаман синең күңелеңне үзенә тартадыр сыман. Камил Фазлыйдагы уңай энергетика, ихласлык үзенә бер тылсым көченә ия булгандыр. Юк, бу төчеләнеп әйтү түгел. Моңа дәлилләр бик күп. 2024 елның 6 апреле иде. Аның белән Бәләбәйнең Тукай урамында очраштык. Соңгы очрашу шул булган. “Әнвәр Зөфәрович, кичә генә Башкортстанны данлап, Татарстан телевидениесе аша чыгыш ясый идегез, бүген инде монда...” – диде дә, йөгертеп “Бәхет кошыбыз – Тузлыкушыбыз” исемле китабына мине үсендереп, автограф язып бирде. Үзе ашыкса да. Менә бит! Берәү булса, күрмәмешкә салышып, үтеп киткән булыр иде.
 

Ихтирамлылар, хөсетсезләр шундый буладыр инде ул! Хәер, без аның белән гомер дәвамында аралашып, фикердәш булып яшәдек. Юбилейларым алдыннан, китапларым басылгач та, иҗатым хакында “Кызыл таң” гәзитендә эчкерсез, күләмле, ихлас язмалар белән чыгыш ясады. Һәммәсенә бик рәхмәтлемен. Тик шунысы аяныч: яраткан әдибебезнең бу дөньдан кинәт китүен ишетмичә һәм соңгы юлга озатуда катнаша алмавыма йөрәгем бик тә сыкрый. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын...

...Аралар ерак булса да, күңел якынлыгы беркайчан да читләшергә юл куймый. Әллә кайдан үзенә тартып торган, стенасы сары төскә буялган, зәңгәр тәрәзә капкачларын моңсулык сарган Фазлетдиновлар йортына быел кыш белән яз очрашкан мизгелләрдә янә сугылдым. Гадәттәгечә, Рәсимә ханым ихлас каршы алды. Мул ризыклы өстәл артында Камил аганың рухына дога кылдык. Билгеле, кеше киткәч әйтер ихлас сүзләр кала, моң-сагыш сара... Кем уйлаган, кичен түтәлләргә су сибеп йөргәндә йорт хуҗасының кинәт авырып китәрен? Кан басымы кинәт күтәрелү, йөрәк өянәге... Шулай да Камил ага: “Мине Рамил энекәш янына җирләрсез”, – дигән соңгы әманәтен әйтеп калырга өлгерә...
Рәсимә Нургали кызы бергәләп 51 ел да 5 ай күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүләрен искә төшерде. Ул арада кече улы Илдар гәиләсе белән Уфадан кайтып төште. Оныклар исә, шунда ук шатлыктан чык тамчысыдай күз яшьләре җемелдәгән нәнәләрен кочаклап алдылар. Бу – бәхет, шатлык түгелмени өлкән кеше өчен?! Шунда ук оныгы Данияр картәтисенең эш бүлмәсенә кереп китте, аның артыннан апасы Дилбәр дә иярде. Сагындыра шул картәти ядкаре! Бер уйласаң, шушы эш бүлмәсендә Камил Фазлыйның дистәләгән китаплары “дөньяга аваз салган”. Шунысы сөендерә, Камил Фазлыйның күпкырлы иҗаты Фатих Кәрим, Динис Бүләков, Рифкать Усманов, Тамара Максимова исемендәге премияләр белән билгеләнде. Башкортстанның атказанган укытучысы Камил Фазлетдинов шулай ук “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңеп, Русия Президенты премиясенә лаек булды. “Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе” исемен йөртүе дә күпләргә маяк. Янә дә шул: бер гаиләдән БДУның бер факультетын тәмамлаган Фазлетдиновларның дүртесе дә “атказанган” исемен йөртә. Мондыйларны мин башкача белмим.
Рәсимә һәм Камил Фазлетдиновларның уллары Илдус белән Илдарның “Кызыл таң”, “Тулпар” кебек абруйлы басмаларда җаваплы вазыйфаларда хезмәт салулары, фән кандидатлары буларак та исемнәре ике тугандаш республикада да яхшы билгеле. Алар әтиләренең иҗатын, исемен мәңгеләштерү хәстәрен дә күрә. Әти бит ул берәү генә!..

Әнвәр Сөләйманов.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас