+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июнь , 09:29

Онытырга хакыбыз юк!

Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә, «Фронтка киткән якташларга» һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Хәтер һәм кайгы көненә һәм Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгына багышланган чарада премьер-министр урынбасарлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук тыл ветераннары катнашты.

Онытырга хакыбыз юк!Онытырга хакыбыз юк!
Онытырга хакыбыз юк!
- Хәтер һәм кайгы көне - ул сугыш кырларында һәлак булганнарны һәм гомумән алганда, шул авыр елларда Ватанны саклау бурычын үтәгән кешеләрне искә алу көне. Бөек Ватан сугышы Башкортстан өчен аеруча әһәмиятле дата, чөнки республикабыз зур югалтулар бәрабәренә Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш кертте, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Төбәк Хөкүмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сугыш елларында БАССРдан 575 меңнән артык кеше фронтка мобилизацияләнгән. Гомумән алганда, республикадан чыккан 700 меңнән артык кеше сугышта катнашкан, шуларның якынча 322 меңе туган ягына әйләнеп кайтмаган. Башкортстанда кавалерия һәм укчы дивизияләре, артиллерия полклары төзелгән. Республикага хәрби академияләр һәм училищелар эвакуацияләнгән.

- Данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе утлар аша үзенең данын саклап алып узды. Аның 78 яугире Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Кызыл Армиянең бер генә хәрби берләшмәсендә дә мондый күп санда геройлар булмады, — дип өстәде Андрей Назаров.

Республика халкы шулай ук илне һәм Кызыл Армияне кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин итүдә актив катнашты. Сугыш елларында БАССР территориясенә 172 предприятие һәм 278 мең эвакуацияләнгән кеше күчерелгән. Уфа заводлары фронт өчен 97 мең хәрби самолет двигателе җитештерде, ә Ишембай районында бөтен совет нефтьенең дүрттән бере чыгарылды. Бүген Уфа һәм Ишембай шәһәрләре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем йөртә.

- Бүген, илебез алдында чираттагы сынау торганда, Башкортстан яңадан берләште һәм куелган максатларга ирешү өчен тылда да, махсус хәрби операция зонасында да үз өлешен кертә. Русия халыклары бердәмлеге елында һәм Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елында бу безнең үз кыйммәтләребезне, ата-бабаларыбыз истәлеген, аларның батырлыкларын, күпмилләтлелегебезне, тату һәм бердәм гаиләбезне саклавыбызның өстәмә дәлиле булып тора. Без бу бөек мираска лаек булырлык итеп яшәргә тиеш. Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбыз батыр бабалары һәм картәтиләре үрнәген дәвам итә. Дүрт меңнән артык хәрби кеше сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, ә 17 кеше Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды, - диде Андрей Назаров.

Хәтер чаралары барышында Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары шулай ук Җиңү паркында Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәле янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас