+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июнь , 06:05

Тырышкан─ табар!

Айгөл Чермакованың бизнесы халыкларның бай мәдәни мирасын саклап калырга һәм аларны заманча мода элементына әверелдерергә ярдәм итә.

Тырышкан─ табар!Тырышкан─ табар!
Тырышкан─ табар!

Башкортстанда күпба­лалы гаиләләр торак шартларыннан алып балаларга көндәлек чыгымнарга кадәр төп ихтыяҗларны колачлый торган комплекслы ярдәм ала. Мондый хәстәрлек гаилә­ләргә үзләрен ышанычлы хис итәргә, балаларны тәрбия­ләүгә игътибарны тупларга мөмкинлек бирә һәм җәмгыятьнең яңа ячейкаларын булдыруны дәртләндерә.

“Төбәктә социаль өлкәне һәм социаль яклау системасын ныгыту, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру аша демографияне яхшыртуга зур игътибар бирелә. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итәбез. Төбәктә социаль ярдәмне халыкның 25 процентка якыны ала. Башкортстан территориясендә “Гаилә”, “Кадрлар” һәм “озайлы һәм актив гомер” гомумдәүләт проектлары нәтиҗәле эшли. Дәүләт рейтингында республика биш ел эчендә 40нчы урыннан 9нчы урынга күтәрелде, шулай ук социаль ятимлекне кисәтү күрсәткечләре буенча тәүге егерме төбәк исәбендә, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 200 меңгә якын балалы гаилә социаль ярдәм алучылар булып тора. Узган ел бу максатларга 47 миллиард сум бүленгән. Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең әһәмиятле чарасы булып Русиянең пенсия һәм социаль страховкалау фонды тарафыннан бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле ай саен бирелүче пособие тора. Русиянең социаль фонды мәгълүматлары буенча, былтыр 320752 бала түләүләр алган. Түләүләрнең гомум суммасы 42220,5 миллион сум тәшкил иткән.

Республикада ярлылык дәрәҗәсен киметү максатында 2020 елдан федераль бюджеттан финанслау шартларында социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Былтыр 3983 социаль контракт төзелгән, шуларның 1281е – эш эзләүгә, 1100е – шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, 1140ы – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, 462се башка чараларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Башкарылган түләүләр күләме 718,2 миллион сум тәшкил иткән.

Айгөл Чермакова белән таныштырабыз. Еш кына декрет ялында булган әниләрдә яңа идеяләр туа. Шул исәптән үз бизнесын булдыру буенча да. Берәүләрне моңа социаль челтәрләрдә үз проектлары турында сөйләгән уңышлы хатын-кызлар үрнәге илһамландыра. Башкаларның бары тик үзен һәм булачак сабыйны тәэмин итү өчен күбрәк акча эшлисе килә. Туймазыда яшәүче Айгөл Чермакова эш башлаучы эшкуарларның бер порталына кереп, үз урынын тапкан. Аны тукымага сурәтләр бастыру идеясе илһамландырган. Ул бу бизнеста уңышлы старт алган, ә дәүләт ярдәме аңа яңа этәргеч биргән.

Айгөл Риф кызы белеме буенча филолог. Ул Әбҗәлил районыннан, Белоретта – педучилище, Сибайда югары уку йортын тәмамлаган. Тагы да ул – өч бала анасы. Балалар бераз исәйгәч, бернинди тәҗрибәсе булмаганлыктан, мәктәптә укытучы булып эшләргә батырчылык итми Айгөл. Сәүдә өлкәсендә, төньякта хезмәтне саклау буенча инженер булып хезмәт итә. 2023 елда Чермаковлар Туймазыга күченәләр. Айгөл безгә түбәндәгеләрне җиткерде:

– Декрет ялында ук үз эшемне ачу турында уйлана идем. Аның бик катлаулы булмавын теләдем, чөнки минем өч балам бар, хуҗалыкта эшләр күп. Бервакыт мин төсле принтерда шокобокслар – конфетлар өчен ачык катыргы тартмалар ясадым. Аларны миннән социаль челтәрләр аша актив сатып ала башладылар. Аннары блокнотлар, календарьлар, лэпбуклар (кесәле китаплар) ясый башладым. Картон кисү өчен плоттер сатып алырга туры килде. Ә аннары футболкаларда рәсемнәр ясау белән мавыктым. Сурәтне тукымага күчерергә мөмкинлек бирүче термотрансфер пленкасы белән эшлим. Моның өчен термопресс кирәк булды, мин аны эшләп тапкан акчага сатып алдым.

Ул вакыт этно-стильдәге башкорт һәм татар орнаментлары төшерелгән футболкалар күбрәк сатылган. Тик менә алар өстендә эшләү озак булып чыккан. Рәсемнең һәр элементын кулдан кисеп, тукымага аерым күчерергә туры килгән. Бу эшләнмәләрнең бәясендә чагылган.

– Моннан тыш, составлы рәсемдә 3-4 төсне генә кулланырга мөмкин, бу минем фантазиямне нык чикләде. “Рәсемне бердәм принт белән күчереп булмый микәнни?” – дип уйладым һәм тиешле җиһазларны өйрәнә башладым. Кирәклесен тиз генә тапмадым. Бер җиһаз артык кыйммәтле һәм авыр иде, икенчесе, бәяләмәләргә караганда, сыйфаты буенча туры килмәде. Ә миңа, болардан тыш, аның өйдә күп урын алмавы һәм буяуны экономияләү мөмкинлеге дә кирәк иде. Һәм мин аны таптым, – ди Айгөл.

Ләкин сатып алырга шактый акча кирәк була. Шулчак Айгөл социаль контракт кысаларында дәүләт субсидиясе алган апасы сөйләгәнне исенә төшерә. Бу акчага ул мөселманнар өчен товарлар белән кибет ачкан. Икенче танышы шундый ярдәм белән кафе ачкан. Айгөл, алар белән шалтыратышып, нечкәлекләрен ачыклаган. Фотошоп, нейрочелтәрләр, генерацияләүче сурәтләр куллану курсларында укыган. Икенче этапта бизнес-план төзегән һәм тест үткән.

– Документларны Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына “Дәүләт хезмәтләре” аша җибәрдем. Мине конкурс комиссиясе утырышына чакырдылар, анда үз идеям, даими клиентлар турында сөйләдем, үз эшләремнең видео һәм фотоиллюстрацияләрен куйдым. Нәтиҗәдә минем бизнес-план расланды. 350 мең сум күләмендә субсидиягә системалы блоктан, принтердан һәм башкалардан торган комплекс сатып алдым. Бу җиһаз кирәкле рәсемне термопленкага, ә аннан тукымага күчерергә мөмкинлек бирә. Шәһәрдә бина арендаладым һәм тулысынча эшкә чумдым, – ди ул.

Айгөл Чермакованың бизнесы акча эшләргә һәм үзенең хыялларын тормышка ашырырга гына түгел, шулай ук Русия халыкларының бай мәдәни мирасын саклап калырга һәм аларны заманча мода элементына әверелдерергә дә ярдәм итә.

Гаилә башлыгы Себер тарафларында эшли. Чермаковларның 11 яшьлек улы Рафаил 3Д-принтерда башкорт орнаменты белән брелоклар ясый башлаган, 9 яшьлек Арина этнобизәкләр белән мавыгып, тегү түгәрәгенә йөри. 5 яшьлек Динислам әлегә апасы белән абыйсының эшләренә кызыгып карап кына тора.

Айгөл махсус хәрби операция яугирләренә татар, башкорт орнаментлары белән догалык эшләү белән дә мәшгуль. Ул аларны СВО зонасына җибәрә. Киләчәктә ханым бизнесын тагын да үстереп, шәхси предприятие ачарга тели. Теләкләрең тормышка ашсын, Айгөл!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас