Укучыларга туган телгә, милли мәдәнияткә, әдәбиятка кызыксыну уяту күп очракта ана теле укытучысына бәйле. Ул туган телгә сөю тәрбияләү белән беррәттән, балаларда ватанпәрвәрлек тә тәрбияли. Күгәрчен районының Күгәрчен урта мәктәбендә кырык ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп хаклы ялга чыккан Нигъмәтулла Ваһаповны авылдашлары: “Авылыбыз тарихчысы, милләт җанлы, зур хөрмәткә лаек кеше”, – ди.
Нигъмәтулла Хәмидулла улы белән мин беренче тапкыр 26 ел элек татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадасында күрешеп, танышкан идем. Шунда ук ул үзенең холкындагы матур сыйфатлары, татар халкы тарихын яхшы белүе белән республикабызның төрле төбәкләреннән килгән укучыларны гына түгел, ана теле укытучыларын да таң калдырган иде. Халык арасында “Кызыл таң” гәзитен, “Әллүки”, “Тулпар” журналларын пропагандалаучы 81 яшьлек Нигъмәтулла абый белән шуннан бирле элемтә өзелми. Күптән түгел Уфада узган республика күләмендәге милли чарада янә аның белән очрашырга насыйп булды, биредә ул басмаларыбызга иң беренче булып язылып, үрнәк күрсәтте. Афәрин!
“Мин – Җиңү малае” дияргә ярата ул үзе хакында. Бөек Ватан сугышы тәмамланырга ике ай калгач дөньяга килгәнгә шулай ди. Ләкин, ни кызганыч, әти-әнисе кочагында иркәләнеп-назланып кына үсәргә насыйп булмый аңа.
– Ике яшемдә әнием гүр иясе булган, – дип искә ала ул бала чагын. – Әтием икенче хатынга өйләнгән. Шулай итеп, мин үги әни тәрбиясендә үстем. Туган авылымда җиденче сыйныфны тәмамлагач, апам һәм җизнәмә ияреп, Чиләбе якларына чыгып киттем. Анда урыс мәктәбен тәмамладым.
Татар авылында үсеп, татар мохитендә тәрбияләнгән егет киләчәктә туган тел укытучысы булу хыялы белән Казан дәүләт университеты студенты булып китә. Тырыш, белемгә омтылучан Күгәрчен егетен төркемдәшләре староста итеп сайлый.
– Миңа заманында чыгышы белән Илеш районыннан булган, хәзер инде мәрхүм, Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин белән бергә укырга насыйп булды, ул – комсорг иде, – ди Нигъмәтулла абый Ваһапов. – Без укыганда студентларның фәнни җәмгыяте бик яхшы эшләде. Аңа Ярмәкәй районы егете Вәкил Галимов җитәкчелек итте.
Университетны тәмамлагач, берничә ел Татарстан мәктәпләрендә туган тел укыта. Аннары Күгәрченгә кайта. Туган мәктәбендә кырык ел эшләп хаклы ялга чыга ул, “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек була.
Күп еллар Бөтендөнья татарлары конгрессы съездларында делегат, Күгәрчен районының татар иҗтимагый үзәге рәисе була, төбәктә төрле милли-мәдәни чаралар оештыруга күп көч сала.
...Нигъмәтулла абый белән авыл тарихына бәйле материалларны карыйбыз. Һәр вакыйга турында җентекләп сөйли ул.
– XVIII гасыр ахырында Татарстанның Балык Бистәсе районыннан дүрт гаилә күчеп килеп, нигез салган Күгәрчен авылының тарихы бай, шул ук вакытта кызганыч, – ди Нигъмәтулла абый. – 1911 елда авылыбызда көчле давыл вакытында янгын чыга һәм 140 йортның утызы гына каза күрми. Зур бәла-каза күргән авылдашларым землянкалар булдырып, бик кыенлыклар белән кыш чыга.
1921 елгы ачлык та күгәрченлеләргә гаять күп фаҗигаләр алып килә. Ул елны биредә йөзгә якын кеше дөнья куя. Ач-ялангач кешеләрнең кышын кабер казырга көчләре булмау сәбәпле, мәетләрне келәткә ябып саклыйлар. Язын барысын да җирлиләр. 1933 елгы ачлыктан да байтак кешенең гомере өзелә.
– Дәһшәтле Бөек Ватан сугышында авыл янә 135 кешесен югалта, – дип сүзен дәвам итә тарихчы. – Бары тик 1952 елдан гына авыл яңадан ныклап үсә, зурая башлый.
Студент елларында археографик (иске кулъязмалар, борынгы китаплар җыю) экспедицияләргә йөргән Нигъмәтулла абый хәзерге вакытта да бу шөгылен ташламый. Аның өендә борынгы татар тарихын чагылдырган әллә никадәр кулъязмалар, тарихи документлар саклана. Аларның күбесе татар әдәбияты дәреслекләренә дә кертелгән. Гасыр башында чыккан “Шура”, “Ялт-йолт”, “Аң” журналлары, “Кояш”, “Вакыт” гәзитләренең төпләнмәләрен, мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың фотосурәтләрен кадерләп саклый ул.
Шуңа да аның өеннән татар галимнәре генә түгел, үзбәк, азәрбайҗан, төрекмән, башкорт, казах тарихчылары да өзелми. Һәркайсына киңәшләр бирә, ярдәм кулы суза.
Нигъмәтулла Ваһаповның шәхси тормышы да матур. Җәмәгате Сания ханым белән кызлары Ләйлә белән Ләйсәнгә югары белем алырга ярдәм иткәннәр, зур тормыш юлына чыгарганнар.
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Күгәрчен районы.