+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 июнь , 14:00

Уяулык зур югалтудан коткарган

Уфада банкның уяу хезмәткәрләре пенсионерны мошенниклардан коткарган.

Уяулык зур югалтудан коткарганУяулык зур югалтудан коткарган
Уяулык зур югалтудан коткарган

Полициянең 3нче бүлегенә банк хезмәткәрләреннән хәбәр килгән: өлкән яшьтәге бер хатын зур суммада акча алуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүченең 64 яшьлек пенсионер булуын ачыклаган. Ул үзенең саклык кертеменнән шактый акча алырга теләгән. Банк хезмәткәре, шикләнеп, хатын-кыз мошенниклар корбаны булмаганмы дип кызыксынган һәм алдауның киң таралган схемалары турында сөйләгән.

Пенсионер таныганча, берничә көн элек аңа домофон алыштыру белән шөгыльләнүче оешма вәкиле шалтыраткан һәм ачкычны активлаштыру өчен кодны әйтеп бирүне сораган. Аннары аның белән үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган ир-ат элемтәгә кергән һәм аның исеменнән мошенниклар гамәл кылырга мөмкин булуын әйткән. Ялган хезмәткәр шулай ук аның күпме акчасы булуын ачыклаган, шуннан соң аларны банктан алырга кушкан.

Банкның хәвефсезлек хезмәткәрләре хатын-кыз белән профилактик әңгәмә уздырган, шуннан соң аны полицейскийларга тапшырганнар.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Банк хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында пенсионерга матди зыян китерелмәгән.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас