+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июнь , 06:27

Сөйләшеп тә тормагыз!

Стәрлетамакта яшәүче хатын-кыздан диспансеризациягә чакыру сылтавы белән 3 миллион сум акча урлаганнар.

Сөйләшеп тә тормагыз!Сөйләшеп тә тормагыз!
Сөйләшеп тә тормагыз!

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, башта 22 яшьлек улына таныш булмаган хатын-кыз шалтыратып, үзен дәваханә хезмәткәре дип таныштырган һәм әнисенә диспансеризация узарга вакыт җитүен хәбәр иткән. Егет ризалашкач, аңардан СНИЛС мәгълүматларын әйтүен сораганнар.

Берникадәр вакыттан соң әлеге хатын-кызга, колледж укытучысына, таныш булмаган кеше шалтыратып, аның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинеты ватылуы һәм мошенникларның аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышуы турында хәбәр иткән.

Шалтыратучы, янәсе, акчаларын мошенниклардан саклап калу өчен, өйдәге барлык кыйммәтле әйберләрне «декларацияләргә» кирәклеген әйткән. Моның өчен бөтен алтын бизәнү әйберләрен җыеп, курьерга тапшырырга кушкан. Икенче көнне килгән курьерга хатын-кыз якынча 3 миллион сумлык алтын әйберләрен биргән.

Әлеге факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны таныш булмаган кешеләр белән аралашканда аеруча уяу булырга чакыра. Телефон мошенниклары кешеләрне стресс хәленә төшерә, куркыта, ашыктыра һәм төрле юллар белән алдарга тырыша. Хис-кичерешләргә һәм паникага бирешмәгез. Сөйләшүне өзегез, якыннарыгыз белән киңәшләшегез яки полициягә мөрәҗәгать итегез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас