+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Июня , 13:23

Ярты гасыр узгач – тагын бергә!

Җәй – күңел еракта калган гүзәл яшьлеккә, туган якларга тарта торган серле бер мизгел. Нәкъ менә шушы вакытта, бөтен хәят кояшның җылы нурларында коенганда, табигать яшеллеккә күмелгәндә, мәктәпне моннан ярты гасыр элек тәмамлап, һәркайсы үз бәхетен, язмышын эзләп төрле якларга таралышкан сыйныфташлар очрашты. Чакмагыш районының Иске Бәшир авылында узган бу күңелле чарага сыйныфташлар, ара ерак дип тормады, дәррәү җыелды. Бәхетле яшьлек еллары хакындагы якты хатирәләр белән канатланып, укытучыларын һәм сыйныфташларын күрү өчен ашкынып кайтты алар.

Ярты гасыр узгач – тагын бергә!Ярты гасыр узгач – тагын бергә!
Ярты гасыр узгач – тагын бергә!
Очрашуда катнашучылар, дулкынланып, мәктәп бусагасын атлап керде, беренче сыйныфка килгән мәлне искә алып, парта артына утырды. Сыйныф җитәкчесе Миләүшә Нургали кызы Гыйльметдинова:
– Кадерле укучыларым, бүген сезнең белән янә очрашуыма мин шулкадәр бәхетлемен, – диде. – Мин сезнең һәркайсыгыз белән горурланам. Сез инде зур тормыш юлы узган, кояш астында үз урынын тапкан, җәмгыятебезгә игелекле хезмәт күрсәткән һәм әле дә күркәм эш-гамәлләр кылып яшәүче шәхесләр, әти-әни, картәти-картәни статусларына иясез. Әмма минем өчен сез – һаман да шул самими, гади һәм ихлас күңелле авыл балалары. Миңа сезнең сыйныфны биргәндә бераз шүрләп тә куйган идем: 36 бөртек терекөмеш кебек кызлар һәм малайларны ышанып тапшырдылар бит! Яшь укытучыны санга сугарлармы дип борчылган идем. Аллаһка шөкер, сез шулкадәр инсафлы, тәрбияле булдыгыз, әле дә бик юксынып искә алам ул бергә үткән елларны. Мәктәп диварларында туган дуслыгыгыз да гомерлек булды, һәрчак аралашып яшисез, туган авылга кайткан саен, минем дә хәлемне белеп торасыз. Зур рәхмәт сезгә, кадерлеләрем! – диде.
Сыйныфташлар да үзләренең тәэссоратлары белән уртаклашты. “Әйтерсең вакыт дәрьясы агышын кирегә борды да яңадан гомере­безнең гүзәл чорына – бала чагыбызга, үсмерлеккә, яшьлегебезгә әйләнеп кайттык”, – дип уртаклашты алар. Кемдер гомер буе бу очрашу турында хыялланганын, ә кемдер сыйныфташлары белән еш кына күрешеп торуын билгеләде. “Иң кыйммәтлесе – дусларны күреп, “тере” аралашу, социаль челтәрләр аша бер-беребезне табып, хәлләребезне белешеп торсак та, күзгә-күз карашып, сөйләшеп утыру – үзе бер гомер бит ул!” – диде беравыздан сыйныфташлар. Сыйныфның старостасы, барлык гомерен салым хезмәте системасында эшләүгә багышлаган Закирә Шәрәфет­динова “Кың­гыраулы мәктәп еллары” җырын башлагач, барысы да дәррәү күтәреп алды. Шатлык та, сагыш та тулы моң, мәктәп диварларына гына сыеша алмыйча, ачык тәрәзәләрдән урамга агылып чыкты, кошлар сайравына кушылып, авыл өстенә таралды...
“Ринат коесы” янында
Әлеге матур очрашуның төп оештыручысы Ринат Бикмөхәм­мәтов – туган авылы һәм районында гына түгел, республикада билгеле, ихтирамга лаек шәхес. Бөтен гомере дәвамында ул намуслы хезмәт иткән, бүген дә, лаеклы ялда булуга карамастан, бизнес белән уңышлы шөгыльләнә. Нәкъ менә аның кебекләр турында “туган авылының игелекле улы”, диләр. Ринат Әхнәф улы Иске Бәширнең бүгенгесе, киләчәге өчен җан атып яшәүчеләр кавеменнән, якташларына гел ярдәм итеп тора. Аның башлангычы һәм ярдәме белән авылның иң мөһим һәм истәлекле урыннары­ның берсе булган борынгы, шифалы сулы кое төзекләндерелгән. Янәшәсендә уңайлы ял итү урыны булдырылып, чәчәкләр утыртылган. Хәзер ул авыл халкы өчен яраткан ял итү һәм аралашу урынына әве­релгән, яшь киленнәрне бирегә су юлы күрсәтергә алып киләләр, яше-карты монда туган көннәрен, истәлекле бәйрәмнәрен дә билгеләргә гадәтләнгән. Иске бәширлеләр бу күркәм объектны хәзер “Ринат коесы” дип йөртә, суының, чынлап та бик шифалы икәнлеге лаборатор тикшерүләр белән дә исбатланган.
Мәктәптән соң, очрашуда катнашучылар кое янына төште. Ринат Әхнәф улы тырышлыгы белән биредә инде самавырда чәй кайный, өстәлгә татар халкының иң яраткан ризыгы – ит бәлеше менеп кунаклаган иде. Сый-нигъмәт тулы табын артында, әлбәттә, чара тагын да бәйрәмчәрәк төс алды, Ринат Бикмөхәммәтов өздереп баянда уйнап җибәргәч, барысы да бик теләп җырга кушылды.
Кеше китә, якты эзе кала
Очрашу җылы һәм күңелле мохиттә узды. Өстәл артында сыйныфташлар мәктәп елларын, балачакта булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, гаиләләре, балалары һәм оныклары турында сөйләделәр. Аралашу шатлыгының ихлас икәнлеге сүзләрдә дә, күзләрдә дә чагылды. Бер минут тынлык белән бакыйлыкка күчкән сыйныфташларын һәм укытучыларын искә алдылар. Истәлекләрдә аларның сыйныфташы – мәрхүм Өлфәт Мостафин аерым урын алды.
– Өлфәт Мансур улы озак еллар җаваплы вазыйфалар башкарды, Уфа шәһәре хакимиятен җитәк­ләде. Аның турында йөрәк­лә­ребездә бары тик җылы истәлекләр генә саклана, без аның белән ихлас горурланабыз, – диде сыйныфташлар. – Ул да туган авылыбыз өчен изге гамәлләр кылды, шул исәптән мәктәпнең технология кабинетын җиһазлады. Бу кабинет балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур өлеш кертә.
Бүгенгең ничек, мәктәп?
Ринат Бикмөхәммәтов, Өлфәт Мостафин укыган заманда “А”, “Б” сыйныфлары булып, аларның һәркайсында 36шар бала белем алса, бүген Иске Бәшир мәктәбендә җәмгысе 52 укучы исәпләнә. Былтыр беренче сыйныфка өч бала килсә, быел берәү генә мәктәпкә аяк басачак икән. Менә шундый күңелсез статистика.
– Мәктәпкә укучыларны биш авылдан автобус йөртә, – ди директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Раилә Макулова. – Мәктәбебез районда алдынгылар исәбендә. Бер генә мәдәни чарадан да, төрле фәннәр буенча үткәрелүче олимпиадалардан да, спорт ярышларыннан да читтә калмыйбыз, барысында да актив катнашып, җиңүләр яулап торабыз. Мәктәбебез Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйпов исемен йөртә, ул 1917 елда Иске Бәшир авылында дөньяга килгән. 1941 елда фронтка китеп, күп батырлыклар күрсәтеп, һәлак булган. Бүген Габдрахман Латыйповның туган йорты музей булып хезмәт итә. Шулай ук безнең мәктәптә Әфганстан сугышында каһарманнарча башын салган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Әсхәт Мидхәт улы Баймурзин белем алуы белән бик горурланабыз. Батыр авылдашларыбызның якты истә­леген кадерләп саклыйбыз, алар кебек Ватаныбызга тугры балалар үстерергә тырышабыз. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышабыз: районнан фронтка озатылучы һәр гуманитар йөктә безнең дә өлешебез бар. Укытучылар һәм укучылар коллективы белән бергәләп окоп шәмнәре эшлибез, яугирләр өчен носилкалар, матрас тышлары һәм башка кирәк-ярак тегәбез, токмач кисәбез, туган якның шифалы үләннәреннән чәйләр әзерләп җибәрәбез, укучылар солдатларга матур итеп хатлар яза, рәсемнәр төшереп сала.
– Иске Бәширдә бүген йөздән артык кеше гомер кичерә, – дип сүзгә кушылды авыл биләмәсе хакимияте җитәкчесе Рита Ситдыйкова. – Кибет, медпункт, клуб, почта, мәчет, саклык банкы бүлекчәсе бар. Халкыбыз бердәм, уңган, нинди генә эшкә тотынсак та, матур нәтиҗәләргә ирешәбез.
Якташлык тойгысы – хисләрнең олысы
Бу очрашудан кайтканда, күңелдә бары тик якты хисләр балкыды. Кирәк ул, дуслар, сыйныфташлар очрашуы, бик кирәк! Мондый чаралар яшьлеккә бер сәяхәт кенә түгел, бәлки, туган җиреңнән рухи көч алып китү дә. Балачак дусларың белән аралашу җан­нарны сафландыру тылсымына да ия. Сыйныфташлар очрашуында туган авылга ярдәм итү буенча да кыйммәтле фикерләр әйтелә, шулар нигезендә арытаба берсеннән-берсе күркәмрәк эшләр дә башкарыла. Туган авылы, сыйныфташлары белән бәйләнешне югалтмаган кешеләр аркасында якташлык, дуслык һәм үзара ярдәмләшү традицияләре яши һәм ныгый!

Миләүшә Латыйпова.
Чакмагыш районы.

Рәсемдә: сыйныфташлар.
 
Автор фотосы. 
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас