+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Июля , 11:05

Рөстәм Нәбиев: "Курку белән дуслашырга кирәк"

Җәмәгать эшлеклесе, блогер, параспортчы һәм параальпинист Рөстәм Нәбиев журналистлар белән очрашты.

Рөстәм Нәбиев: "Курку белән дуслашырга кирәк"Рөстәм Нәбиев: "Курку белән дуслашырга кирәк"
Рөстәм Нәбиев: "Курку белән дуслашырга кирәк"



Очрашу “Китап” нәшриятының фирма кибетендә узды.

Чарада “Республика Башкортостан” нәшрият йорты акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина, нәшрият йортының медиадиректоры Марсель Байдәүләтов, Журналистлар берлеге рәисе, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков һәм республика журналистлары катнашты.

Очрашу Рөстәм Нәбиевның күптән түгел генә төбәк Башлыгы указы нигезендә гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы өчен генерал Шәйморатов медаленә ия булуы белән ихлас котлаудан башланды.

Очрашу диалог форматында алып барылды һәм Рөстәм Нәбиев журналистларның сорауларына ихлас җавап бирде.

Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма ишелгәннән соң ике аягын да югалтты һәм фаҗигадән соң үз тормышы белән кеше мөмкинлекләренең чиксез булуын исбатлый. Ул актив социаль эш алып бара, хәйриячелек, спорт белән шөгыльләнә һәм тирә-яктагыларны үзенең үрнәге белән рухландыра. Альпинист, Эльбрус, Килиманджаро, Аконкагуа һәм Эверестны да кертеп, дөньяның иң биек түбәләрен яулады. Эверестка күтәрелүне ул күптән түгел, 21 майда, бары тик кулларында гына башкарды һәм тарихта моны булдыра алган беренче кеше булды.

Бүгенге очрашуда Рөстәм Илгиз улының тауларга мәхәббәте, катлаулы һәм хәвефле сәфәрләргә нәрсә этәргеч биргәне, кайдан көч алуы, тормыш фәлсәфәсе хакында сүз барды.

Журналистлар биргән сораулар арасында “Сез нәрсәдән куркасыз?” дигәне дә булды. Залдагыларның барысын да шаккаттырып, Рөстәм Илгиз улы биеклектән куркуын әйтте.

– Әйе, мин биеклектән куркам. Куркуны җиңәр өчен аның белән дуслашырга кирәк. Бәлки шуңа күрә дә мин альпинизм белән шөгыльләнә башлаганмындыр. Тауда иң гади әйберләр дә тормыш ямен, асылын аңлауга ярдәм итә.
Алдыңа максат куеп, аларны тормышка ашырып яшәргә омтылырга кирәк. Кеше үз артында яхшы эшләр, тәрбияле балалар калдырырга тиеш, – диде ул.

Рөстәм Илгиз улы киләчәккә булган хыялы белән дә уртаклашты: төрле сәбәпләр аркасында сәламәтлеге чикләнгәннәр өчен үзәк ачу.
Язмыш куйган сынаулар каршында сынмаган, киресенчә, башкаларга рух көче, яшәү дәрте бирүче, үз алдына куйган максатлардан тайпылмыйча, һәрвакыт алга баручы Рөстәм Илгиз улының бу хыялы да тормышка ашачагына шик юк.
Моңа өстәп, киләчәктә Рөстәм Нәбиев авторлыгында өр-яңа китап та дөнья күрәчәк.

Очрашу искиткеч җылы, кызыклы, тирән мәгънәле булды.

Фото: Зөһрә Исламова

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас