+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Июля , 06:55

Уртача хезмәт хакы 100 меңгә җитәчәк

Башкортстанда уртача хезмәт хакы 2029 елга 100 мең сумга җитәргә мөмкин.

Уртача хезмәт хакы 100 меңгә җитәчәкУртача хезмәт хакы 100 меңгә җитәчәк
Уртача хезмәт хакы 100 меңгә җитәчәк
Республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы төбәкнең социаль-икътисади үсеше фаразын тәкъдим итте. Министрлык мәгълүматлары буенча, агымдагы елда уртача айлык хезмәт хакы 79 мең сумга җитәргә мөмкин.

Фараз буенча, 2029 елга бу күрсәткеч 94 мең сумга кадәр артачак.

Шулай ук хезмәт базары тотрыклы булып кала. Эшсезлек дәрәҗәсе хәзер якынча 1,7 процент тәшкил итә, ә киләсе елларда ул 1,6 процентка кадәр кимер дип көтелә.

Министрлыкта хезмәт хаклары артуын республика икътисады үсеше һәм инвестиция проектларының гамәлгә ашырылуы белән аңлаталар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас