+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль , 12:20

Сайлауларда 3 миллион кеше катнаша ала

Русиядә Бердәм тавыш бирү көне якшәмбегә, 2026 елның 20 сентябренә билгеләнгән, шулай ук сайлау чаралары 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

Сайлауларда 3 миллион кеше катнаша алаСайлауларда 3 миллион кеше катнаша ала
Сайлауларда 3 миллион кеше катнаша ала
Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов хәбәр иттеләр. Республикада сайлаучылар саны 2964 457 кеше. Спикерлар тавыш бирү хокукына ия булган төбәк халкы алардан максималь файдаланыр, һәм сайлауларга килү гадәттәгечә югары булыр, дигән өмет белдерде.

Инде билгеле булганча, бу юлы Дәүләт думасына сайлаулар Дәүләт Җыелышы-Корылтай, Уфа Шәһәр советы һәм кайбер авыл Советлары депутатларын сайлау белән бергә барачак. Тавыш бирүне уздыруга әзерлек бара инде, республикада барлыгы 69 территориаль һәм 3249 участок сайлау комиссиясе төзелде, 40ка якын вакытлы участок булачак.

Агитация кампаниясе 22 августта башлана һәм 18 сентябрьдә тәмамлана. Тынлык көннәре каралмаган. Азат Галимханов билгеләп үткәнчә, суд практикасы нейрочелтәрләрне куллану кагыйдәләрен формалаштырган: кандидатларның реклама кампаниясендә тулысынча уйлап чыгарылган персонажларны һәм инде үлгән кешеләрнең «җанлы» сурәтләрен куллану рөхсәт ителми. Кандидаттан тыш башка кешеләрнең сурәте аларның язма ризалыгы белән генә кулланылырга мөмкин.

"Сайлау системасының йөрәге - "Сайлаулар" дәүләт автоматлаштырылган системасы. Быел бу программаның яңа төре чыкты, ул чит ил компонентларыннан бәйсез, хәзер ул тулысынча үзебезнең технологияләрдә, максималь якланган, интернетсыз эшләргә сәләтле, аны ватып булмый. Сайлаулар барышы турында без дашбордларда күргән бөтен мәгълүмат нәкъ менә аннан алына, нәкъ менә ул процесс нәтиҗәләрен туплый", - диде Марат Гадилов.

Барлык тавыш бирүчеләр кирәк булганда «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалана ала, ул якындагы участокта шул вакытта булу урыны буенча тавыш бирергә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән бу бакчачылар өчен дә актуаль булырга мөмкин. Моның өчен үз комиссияңә алдан гариза бирергә һәм теләгән тавыш бирү урынын күрсәтергә генә кирәк.

Фото: башинформ.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас