+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Июля , 07:55

Акчаларын Мәскәүгә илтеп биргән

Башкортстан вахтачысы аферистлар күрсәтмәсе буенча Мәскәүдә чүп-чар контейнеры янында миллион сум салынган пакет калдырган.

Акчаларын Мәскәүгә илтеп биргәнАкчаларын Мәскәүгә илтеп биргән
Акчаларын Мәскәүгә илтеп биргән
57 яшьлек Краснохолмский авылы кешесе, вахтачы "Госуслуги" сайтында пенсия стажын билгеләү буенча мәгълүмат эзли. Берничә көннән аңа билгесез кеше шалтырата, үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра һәм аны кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә. Ир-ат шәхси мәгълүматларны әйтеп биргән, тиздән аңа код килгән һәм ул аны мошенникка атаган.

Берничә минуттан аңа янәсе «Госуслуги» техник хезмәткәре шалтыраткан һәм аның счетлары буенча шикле гамәлләр барганын хәбәр иткән, шуннан соң «ФСБ» хезмәткәренә күчергән.

Аферистка ышанып, ир-ат аның күрсәтмәсе буенча «Gem Spase» кушымтасын күчереп алган яңа кесә телефоны сатып алган. Аралашу барышында ул бу кушымта аша ялган офицерга үзенең ике банк счетындагы акчалары турында хәбәр иткән. Кирәкле мәгълүматны алгач, мошенник акчалар «җинаять эше буенча уза» һәм аларны ашыгыч рәвештә алырга кирәк, дип хәбәр иткән.

Краснохолмский авылындагы банк бүлекчәсендә, аның үз-үзен шикле тотышын күреп, ир-атка акча бирүдән баш тартканнар. Әмма бу аны туктатмаган, ул Нефтекама банкларының берсендә заказ биргән, анда бер миллион сум алган.

"ФСБ"ның чираттагы таләбе - экспертиза уздыру өчен акча белән Мәскәүгә очу. Паникага бирелеп, зыян күрүче Ижауга китә, аннан башкалага оча. Мәскәүдә, инструкцияләр буенча, ул чүп-чар контейнеры янына бер миллион сумга якын акча салынган пакет калдыра, шуннан соң "операция" урыныннан китә.

Аннары мошенниклар тулысынча "эзләрен яшерүне" таләп иткән һәм ир-атка Сочига очарга, ә аннан өенгә кайтырга боерган,ул шулай эшләгән дә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар! Сезне уяу булырга чакырабыз! Исегездә тотыгыз: хокук саклау органнары, банклар һәм башка учреждениеләр вәкилләре беркайчан да телефон аша конфиденциаль мәгълүмат һәм бигрәк тә сезнең акчагызны сорамыйлар.
Әгәр дә сез туганнарыгыз яки дусларыгызның үзләрен шикле тота башлаганын сизсәгез, һичшиксез сәбәбен ачыклагыз. Аларның мошенниклар йогынтысында булмавына инаныгыз.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас