Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенә 31 яшьлек хатын-кыздан гариза килгән. Ул зур күләмдә мошенниклык турында хәбәр иткән: аңардан 5 миллион 880 мең сумнан артык акча урлаганнар.
Җинаятьчеләр берничә тапкыр аның кесә телефонына шалтыраткан һәм берничә абонент номерыннан видеошалтырату аша элемтәгә чыкканнар. Шул ук вакытта мошенниклар үзләрен «Ватанны саклаучылар» фонды, «Госуслуги» порталы, ФСБ һәм Русия Үзәк банкы хезмәткәрләре дип таныштырган.
Алар хатын-кызга җитди психологик басым ясый алган. Шәхси мәгълүматлар чыгуы һәм янәсе акчаларны чит илгә күчерүне булдырмау сәбәбе белән җинаятьчеләр зыян күрүчене счеттан зур сумма алырга һәм аны курьерга тапшырырга күндергәннәр.
Банк бүлегендә акча алган вакытта хезмәткәр клиентка белән профилактик әңгәмә уздырган, әмма хатын акча йорт төзү өчен кирәк дип аңлаткан һәм операцияне тәмамлаган. Шуннан соң зыян күрүченең тормыш иптәше акчаны билгесез курьерга тапшырган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:
Дәүләт органнары хезмәткәрләре — ФСБ, РФ Үзәк банкы, «Дәүләт хезмәтләре», Эчке эшләр министрлыгы һәм башка ведомстволар — беркайчан да гражданнарга түләүләр турында тәкъдимнәр белән шалтыратмыйлар, шәхси мәгълүматларның чыгуы турында хәбәр итмиләр, курьерлар аша зур суммаларны тапшыруны сорамыйлар. Мондый таләпләр - мошенниклыкның төп билгесе. Әгәр дә сез алдау омтылышына юлыксагыз, яки инде мошенниклар корбаны булсагыз, бу хакта кичекмәстән якындагы полиция бүлегенә яки 102 телефоны буенча хәбәр итегез.
Фото: башинформ