+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июль , 07:50

Республика Башлыгы грантына заявкалар кабул ителә

Башкортстан Башлыгы грантлары фонды НКО өчен быел соңгы конкурска гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Республика Башлыгы грантына заявкалар кабул ителәРеспублика Башлыгы грантына заявкалар кабул ителә
Республика Башлыгы грантына заявкалар кабул ителә
2026 елның 1 июленнән 30 июленә кадәр Башкортстан Башлыгы грантлар фонды гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруга грантларның өченче конкурсына заявкалар кабул итә. Проектны гамәлгә ашыруга 2,5 млн сумга кадәр финанслау алырга мөмкин.

Конкурста республика территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы, юридик теркәлүенә 1 елдан артык вакыт узган коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала. Шулай ук бу оешмаларны гамәлгә куючылар арасында дәүләт органнары, урындагы үзидарә органнары яки гавами-хокукый берәмлекләр булмавы мөһим.

Бер НКОдан конкурста катнашуга бер заявка тәкъдим итәргә мөмкин. Проектны гамәлгә ашыру 2026 елның 1 ноябреннән дә иртәрәк башланмаска һәм 2027 елның 31 октябреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

"Әлеге конкурс Президент грантлары фонды финанславында үткәрелә, һәм безнең өчен Башкортстанның Русия төбәкләре арасында җәлеп ителгән акчалар күләме буенча лидерлык позициясен саклап калуы аеруча кыйммәтле. Бу - безнең со НКОларның югары активлыгы һәм профессиональлеге нәтиҗәсе. Нәкъ менә җәлеп ителгән акчалар ярдәмендә алар өчен елына ике конкурс үткәрелә. Үз чиратында, без республика халкының көнүзәк проблемаларын хәл итүче һәм конкрет сыйфатлы яхшыртуларны күздә тотучы актуаль, эшләнелгән проектларны көтәбез», – дип шәрехләде Фондның генеральный директоры Люция Сәйфуллина.

Конкурста катнашу өчен традицион 10 юнәлеш буенча проектлар тәкъдим ителергә, алар белән конкурсны үткәрү турындагы нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас