Уфада банкның уяу хезмәткәре мошенниклык очрагын булдырмый калган.
84 яшьлек уфалы, телефон аферистларына ышанып, миллион сумнан артык акча югалта язган. Үзләрен Үзәк банк һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар пенсионерны "тикшерүгә ярдәм" өчен "хәвефсез счетка" акча күчерергә күндергән.
Куркуга төшкән ир-ат банкоматтан 100 мең сум алырга өлгергән һәм калганын акчага әйләндерү өчен башка бүлеккә киткән. Менделеев урамындагы «Газпромбанк» офисында дулкынланган клиентка банк хезмәткәре Гөлназ Зәйнуллина игътибар иткән. Ул уяулык күрсәткән: ирдән сорашкан, аның аферистлар корбаны булуын аңлаткан һәм полиция чакырткан.
Хезмәткәрнең битараф булмавы аркасында пенсионерның акчасы сакланып калган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.