

“Өмет” чыга башлаган ул вакытлар истә әле. Республиканың татар яшьләре арасында ниндидер бер дулкынлану, рух тантанасы, горурлык һәм тагын шундый якты кичерешләр, хис-тойгылар белән истә ул чор. Башкортстанда татар телендә нәкъ яшьләргә тәгаенләнгән гәзит кадәр гәзит нәшер ителә башласын әле! Ул вакытта республика җитәкчелегенә дә, гәзитне чыгаруда башлап йөрүче әйдаманнарга да рәхмәт сүзләре күп яңгырады. 35 ел эчендә гәзит Башкортстанда иң күп тиражлы, халыкның яраткан басмасына әверелде.
Әлбәттә, бүгенге вәзгыять матбугат басмаларына да йогынты ясамый калмады. Шуның иң күңелгә тигәне ─– тиражлар кимү. Һәм моның, әлбәттә, төрле сәбәпләре бар. “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов белән әңгәмәдә бу мәсьәләгә дә кагылдык.
─ Рәдис Гыйльванович, “Өмет”нең 35 еллыгы белән бергә Сезнең шушы вазыйфаны биләвегезгә дә 25 ел булды бит әле. Бу еллар ничегрәк исегездә калды?
─ 25 ел сизелми дә үтеп китте. Ул матбугат шаулаган матур чор иде, басма сүзнең көче бар иде. Әле күптән түгел генә коллектив белән искә алып тордык: шулкадәр матур, җимешле, кызыклы яшәлгән икән. Чын журналист тормышы белән. Районнарда күпме акцияләр үткәрдек: “Моңнар кайтсын авылга”, “Авылыбыз чишмәләре”, “Татар табыны”, “Өмет” призына волейбол ярышлары кебек зур проектлар гәзитебез тарихында матур сәхифә булып калды.
“Моңнар кайтсын авылга” бүген дә яши, ләкин, үзегез беләсез, матбугатка язылу мәсьәләсе бик катлауланды. Кызганычка каршы, матбугатка язылу оештырдык, килегез, үткәрегез диюче хуҗалыклар, авыл хакимиятләре юк инде. Соңгы тапкыр былтыр Борай районының Кузбай авылында үтте бу искиткеч күркәм бәйрәм. Шунысын искә алдык: элек очрашуларда беренче рәттә балалар, арттарак әбиләр, бабайлар утыра иде, хәзер беренче рәттә дә – әбиләр-бабайлар. Бүгенге балалар, кызганычка каршы, туган телдә аралашмый. Бу бик җитди мәсьәлә. Милли басмаларның киләчәген алар белән бәйлибез бит. Гомумән, тиражлар кимүгә милли матбугат кына зарлана дип уйлаган идек, урыс басмаларында да шул ук хәл. Сочида форумда булганда урыс балалары да урысча гәзит укымый, дип алар да зарланып торды. Ни хәл итәсең, аларның кулында бүген балалар бакчасына барганчы ук телефон. Аны ул синнән-миннән яхшырак белә.
─ Киләчәк шулкадәр үк аянычлы, дип уйлыйсызмы? Тиражлар кимүнең төп сәбәбен нидә күрәсез?
─– Булганны юкка чыгару җиңел. Чишмәне корыт та, аннары аны яңадан чистартып суын чыгар. Башта бетүенә юл куябыз, аннары зарланып, яңадан тергезә башлыйбыз. Ниндидер проектлар, программалар төзеп, акчалар түгеп, тергезәбез. Иманым камил, тырышканда, бүгенге вәзгыятьне үзгәрткәндә, тиражлар күпкә зуррак булып сакланыр иде. Чөнки районнарга чыкканда, анда “их, гәзитне алдырасы килә, ләкин язылмам инде, чөнки ярты ел интектек, аны район үзәгеннән үзебез барып алабыз”, дип зарлана апалар. Урыннарда почта бүлекчәләре ябылу аркасында тиражлар кими. Ни аяныч, зур авылларда да почта юк. Моны мин иң беренче һәм төп сәбәп дип атыйм. Әлбәттә, субъектив сәбәпләр дә бар. Әйтик, кадрлар мәсьәләсе.
─ Кадрлар кытлыгы җанга үткән проблема инде ул. Соңгы медиафорумда республика Башлыгы Радий Хәбировка да бу хакта сорау бирелде. Кай арада шул дәрәҗәдә кискен проблемага әверелде әле ул...
─ Бервакыт дүрт кызны чакырган идек. Башта әйбәт кенә килеп йөрделәр дә, аннары туктадылар. Кайда югалдыгыз, дигәч: “Вкусно и точка!”га урнаштык. Анда гәзиттә алган бер айлык гонорарны бер көндә алабыз”, ─ диделәр. Акча беренче урында, моның белән берни эшләп булмый. Яшьләрне китерү өчен хезмәт хакы башкалардан ким булмаска тиеш. Бу – бердән. Икенчедән, минем уемча, студентларны редакцияләр белән бәйләп укытырга кирәк. Дәүләт исәбенә укыйсың икән, ким дигәндә 5 елыңны шушында эшлисең. Бизнеска да, мәктәпкә дә китмисең. Әлегә ул юк. Урыс гәзитләре дә әйтә, өйрәтер идек, килмиләр, диләр. Заманында журналистика бик абруйлы иде дә, хәзер ул бетеп бара.
─ Яшьләр гәзите буларак, сездә күбрәк яшьләр эшләргә тиеш кебек. Бу яктан ничек?
─ Егерме еллап элек университеттан яшь белгечләр килде. Назгөл Сафина, Ләйсән Каспранова, Илмира Ибраһимова, Әлфия Шакирҗанова... Бүген алар ─ 40тан узган журналистлар. Гәзитнең нигезен алар тәшкил итә.
Шулай да яшьләр гәзитендә яшьләр генә эшләргә тиеш дигән сүзләр белән килешеп бетмим. Театрны карасаң да, өлкән буын, урта буын һәм бер-ике яшь кеше була. Соңгылары әкренләп эшкә кереп китә, аларны остазлар өйрәтә. Шушы чылбыр өзелде, чөнки яңа хезмәткәрләр килми. Алар килсә, өлкәннәр бездән соң эшләүчеләр кала бит дип җиңел сулар иде, югыйсә.
Сүз дә юк, яшьләр кирәк гәзиткә. Фәкать яшьләргә тәгаенләнгән рубрикалар, кушымталар да булдырырга тырышабыз. “Йолдызлар тормышыннан” дигән сәхифә ачтык. Артистлар тормышы турында сөйлибез. “Әстәгафирулла” рубрикасында гыйбрәтле хәлләр языла. Килешәм, редакциядә эшләүче яшьләр азрак булгач, яшьләр темасы да азрак яктыртыладыр. Без инде яшьләр гәзите чикләреннән чыгып, гаилә гәзитенә әйләнеп барабыз. Шулай дип язып куясы гына калды. Кечкенәләр өчен “Чаткылар” чыгып килә, урта яшьләрдәге, өлкән буын өчен дә кушымталарыбыз бар. “Динебез Ислам” дигән полоса бик популяр. Руханилар белән очрашулар үткәрәбез.
─ Кадрларны җәлеп итү генә түгел, булганнарын саклау бурычы да тора бит әле. Хезмәт хакы зур түгел, кредит, ипотека түләүче кеше акчаны мулрак түләүче оешмаларны эзли...
─ Кызганычка каршы, соңгы арада гына ике журналистыбыз эштән китте, икесе ярты ставкага күчте. Ләкин бу, нигездә, аларның сәламәтлек торышы белән бәйле. Калганнар зарланмый эшли әле. Без ─ совет заманында укып, үзгәртеп корулар чорында чыныгу алган кешеләр.
Җиде еллап элек Австриядә булып кайттым. Бик күп шәһәрләрен күрдем. Анда да Интернетта утыралар. Ләкин кафега кергән кеше мотлак гәзит укый. Сәгатьләр буе утырып, фикер алышалар. Урамнарда баганада полиэтиленга төрелгән сумкада гәзитләр ята. Шунда ук акча өчен букча эленгән. Тәртипле кешеләр акча салып, гәзитне алып китә. Европада да, Азиядә дә гәзитләр басыла, укыла. Президентларның иң ышанган мәгълүмат чарасы да ─ басма матбугат!
─ Ләкин, ни генә димә, соңгы ун елда Интернет мәгълүмат дөньясына ныклы кереп урнашты һәм матбугатка язылуга да аяк чала түгелме?
─ Бу бик җитди мәсьәлә. Тагы да ераккарак китеп, Интернет журналистларны бозды дияр идем. Алар тетрәнеп укырлык итеп яза алмый. Сайтка да, социаль челтәрләрдә дә эшләргә тиеш. Бу мәкаләләрнең эчтәлегенә тәэсир итә. Сайт вакытны күп ала.
Гәзит – ул Интернет кына түгел. Гәзитне җиңел-җилпе язмалар түгел, уйландыручы аналитик материаллар тота. “Өмет”тә бу уңайдан Язгөл Сафинаны телгә алыр идем. Күз тимәсен, аның саллы-саллы язмалары дөнья күрә. Рәдиф Фаткуллин, шулай ук, проблеманы уртага алып, җитди анализ ясый. Рәүф Идрисовның багажы бай, ул зур шәхесләр турында кызыклы мәкаләләр белән сөендерә. Илмира Ибраһимова ─ язучы да, “Өметле язмыш” дигән кушымта чыгаручы үткер каләмле журналист та. Гөлара Арсланова ─– эш атларының берсе, “Сихәт” кушымтасы алып бара. Табибларны гәзиткә җәлеп итү җиңел эш түгел.
─ Сайтлар чын журналистика түгел дигән фикер белән килешәсез инде?
─ Әлбәттә. Ләкин заманы шундый, анда да эшләргә кирәк, калышырга ярамый. “ВКонтакте”да 140 меңнән артык дустыбыз бар. “Мах”та, “Башкортостан” гәзитеннән кала, икенче урындабыз ─ 4000нән артык дус җыйдык. Сайтларга тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Бер үк тема, үлем, авария, төрле яманлыклар, артистлар тормышы... Чын журналистика түгел инде бу.
Әйе, бүген без Интернет чоңгылында яшибез. Мәгълүмат күплегеннән башлар әйләнерлек. Ялган белән чынбарлыкның чиге җуелган. Шундый шартларда гәзитләргә мохтаҗлык кимеде, диючеләр дә бар. Ләкин ялгыш караш бу. Кино театрны алыштыра алмаган кебек, Интернет та гәзит белән ярыша алмый. Матур, зәвыклы тел, тирән эчтәлек вә дөреслек – менә кайда гәзитләрдәге биеклек. Аңа Интернетның берничек тә буе җитмәячәк.
─ Чын журналистиканы чагылдырган гәзиткә әйләнеп кайтыйк. “Өмет”нең тиражы һәрвакыт зур булды. Бу яртыеллыкта исә матбугатка язылу бик авыр барды. Сездә хәлләр ничегрәк?
─ Үткән яртыеллыкта тираж 6400 иде. Июльдән ─ 5087. Ә бит 45 меңгә җиткән вакытлар булды. Бүген гәзит таратылмый, укучыга барып җитми, логистика юк икән, алтын гәзит чыгарсаң да, юк инде. Бу хәл күңелне кыра, әлбәттә. Шулай да яшәсен авыллар, диясе килә. Безне авыл халкы, гади абый-апалар яшәтә. Пенсияләреннән өлеш чыгарып алалар, укыйлар. Гәзитне утызар ел алдыручылар бар. Алар исән булганда, авылларыбыз булганда, туган телебездә сөйләшүчеләр, җырлаучылар булганда матбугат сүнмәячәк. Безне алдырган яраткан укучыларыбыз өчен гәзитнең сыйфатын төшермәскә тиешбез. Тираж азайды, начаррак булса да ярый, дип түгел, укучыларыбызга рәхмәтле булып, гәзитебезне тагын да баерак эчәлекле, их нигә алмадык икән, дип үкенүчеләр булырлык итеп чыгарырга тиешбез. Яшәсен ал-ял белми, халыкка, илгә хезмәт иткән “Кызыл таң”, “Өмет”, “Тулпар”, “Әллүки” журналистлары! Алар халыкка да, телгә дә, илгә дә хезмәт итә. Пафоссыз әйтәм моны.
Сүз дә юк, башлар аска иелгән чаклар да була. Шулай да без укучыларга кирәкле гәзит чыгарабыз бит әле дибез. Шул безне рухландыра. Шушы рух сүнмәсен иде.
─ Рух та, өмет тә сүнәргә тиеш түгел...
─ Өмет тә сүнәргә тиеш түгел. Өмет сүнмәячәк! Яшьләр укымый, дибез, барыбер туган тел дигән төшенчә бар. Тел өчен көрәшүчеләр бар. Әгәр телне белүчеләр бар икән, гәзитләр дә булыр. “Әллүки” сүнмәсә, “Өмет” белән “Тулпар” булыр, без булсак, “Кызыл таң” яшәячәк.
Басма матбугат ─ ул тарих. 2023 елда без яшьләр матбугатының 100 еллыгын үткәрдек. “Өмет”нең дә чишмә башы “Яшь юксыл”дан башлана. Без яхшы аңлыйбыз: Интернетның гомере – бер көнлек, ә ташка басылган гәзитнеке гасырларны узып китә. Әгәр “Яшь юксыл” басма матбугат булып нәшер ителмәгән булса, без аны бүген белер идекме? Аның чыккан саннары үзәк архивларда саклана, кызыксынган һәр кеше аларны тотып карый, гарәп хәрефләрен таныса, укый ала. Басма матбугат бетеп, Интернетка гына калсак, тарихыбыз елъязмасы да, милләтнең елъязмасы да юкка чыгачак.
Нишлисең, шундый заманда яшибез инде. Булды, басма матбугатның гөрләгән чагы да булды. Без бәхетле, бу чорларны күрдек, чагыштыра алабыз. Бүгенге вәзгыятьне гәзит укучы да аңлый, без дә аңлыйбыз: чынбарлык шулайрак.
Гәзитнең 40 яшен дә, башкаларын да күрәсе килә. Без китсәк тә, “Өмет” калсын иде, татар матбугаты булсын иде, Башкортстан матбугаты яшәсен иде!