+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Июля , 16:45

Биредә гаҗәеп тарих җанлана

Ишембай районында 1759 елда нигез салынган элекке Верхотор бакыр эретү заводы тирәсендәге иҗтимагый киңлекне төзекләндерү буенча "Верхотор - театр времен" күләмле проектын тормышка ашырганнар.

Биредә гаҗәеп тарих җанланаБиредә гаҗәеп тарих җанлана
Биредә гаҗәеп тарих җанлана
Верхотор авылы халкы инициативасы 2023 елда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасының кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты.

Проект өстендә Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты һәм AHMADULLIN ARCHITECTS архитектура бюросы эшләде. Аны ике этапта – 2024 һәм 2025 елларда гамәлгә ашырдылар. Гомуми финанслау 346,4 млн сум тәшкил иткән, шулардан федераль грант суммасы – 65,8 млн сум.

Завод мәйданында визит-үзәк һәм Казан Богородица чиркәвенә караган күзәтү мәйданчыгы җиһазландырылган. Килүчеләр өчен шулай ук таган урнаштырылган, скейтлар өчен мәйданчыкны да кертеп, заманча уен һәм спорт зоналары булдырылган. Верхоторск буасы пляжында пирслы зона төзекләндерелгән, шезлонглар һәм эскәмияләр, кофейнялы павильон урнаштырылган. Паркның вакыйгалар өлешен һәм буа яр буйларын пандус күпере тоташтыра.

Башкортстан Башлыгы «Бакыр» тау-завод цивилизациясе фестивалендә иҗтимагый киңлекне карап чыкканда, әлеге проект территориянең тарихи кыйммәтен саклап калырга һәм Ишембай районының туристлык җәлеп итүчәнлеген үстерүгә көчле этәргеч бирде, дип ассызыклады.

- Бу урын Башкортстаннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән туристларны җәлеп итү ноктасы булыр дип өметләнәм. Без монда җаныбызны, компетенцияләребезне салдык. Шуңа күрә бирегә килүчеләр республикабызның гаҗәеп тарихы белән танышсын иде, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.  


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас