+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июль , 11:20

Бу һөнәргә ихтыяҗ югары

Эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары, бигрәк тә төзелеш сезонында, дип хәбәр иттеләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Бу һөнәргә ихтыяҗ югарыБу һөнәргә ихтыяҗ югары
Бу һөнәргә ихтыяҗ югары
Гомумән алганда, бүгенге көндә хезмәткәрләргә ихтыяҗ 31 мең кешегә җитә. Шуларның 1,3 меңе эретеп ябыштыручыларга туры килә. Бу перспектив белгечлекне «Кадрлар» гомумдәүләт проекты кысаларында бушлай үзләштерергә мөмкин.

Эретеп ябыштыручы ролендә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников «Чиновник һөнәрен үзгәртә» акциясендә катнашып, үз көчен сынап карады.

- Эретеп ябыштыручы - безнең гаилә һөнәрләренең берсе. Минем әтием Михаил Мельников Нөгеш сусаклагычын төзүчеләр арасында иде. Слесарь өйрәнчеге була, кичке мәктәптә укый, механикалаштырылган эшләр идарәсендә иң яхшы эретеп ябыштыручы була. Бу утлы һөнәрнең романтикасы миңа якын. Мастер улы буларак, миңа яшьләрнең бу искиткеч һөнәргә кызыксынуы яңадан тергезелүе күңелле. Моны «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында «Иң яхшы эретеп ябыштыручы» номинациясендә катнашучыларның күпсанлы составы да раслый, — диде Юрий Мельников.

Тулаем алганда, хезмәт базарында хәзер квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ өстенлек итә-бу барлык тәкъдимнәрнең 70 проценты, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Фото: Альберт Заһиров.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас