+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль , 09:00

Актер Никита Ефремов: “Мин эчмим!”

Танылган актер Михаил Ефремовның спиртлы эчемлекләргә булган кайнар сөюе ахыр чиктә аны төрмәгә илтеп тыкканын барыбыз да белә. 2020 елда ул нык исерек хәлдә автомобилендә икенче машинага килеп бәрелде, анда булган кеше вакыйга урынында һәлак булды. Михаилны суд 7 ел да 6 айга хөкем итте. Былтыр ул УДО буенча җәза срогы тулганчы иреккә чыгарылды һәм хәзер спектакльләрдә уйный башлады. Әлегә эчми, һәм инде башкача рюмкага якын да килмәс, дигән ышанычтабыз.

Актер Никита Ефремов: “Мин эчмим!”Актер Никита Ефремов: “Мин эчмим!”
Актер Никита Ефремов: “Мин эчмим!”
Ә менә аның 37 яшьлек улы, актер Никита Ефремов спиртлы эчемлекләрне инде 8 ел якын да китерми. Никита Михаилның беренче хатыны – татар кызы Асия Бикмөхәммәтовадан туган улы. Асия үзе – филолог, мөхәррир. Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. “Современник” театрында әдәби мөхәррир булган.
 
Никитаның картәтисе – Роберт Гата улы Бикмөхәммәтов (1928 – 1995) Совет һәм Русия әдәбият тарихчысы, тәнкыйтьче, очерклар язучы һәм тәрҗемәче. Филология фәннәре докторы. СССР Язучылар берлеге әгъзасы. МДУның филология факультетының Совет әдәбияты тарихы кафедрасы профессоры, Русия халыклары (нигездә, Идел буе) әдәбияты белгече.
 
Сер түгел, Ефремовларның актерлар династиясендә төрле буын ир-атлар алкогольне чиктән тыш күп кулланган. Никита – күп эчмәгән, ләкин сәламәтлеге хакына вакытында һәм бөтенләйгә спиртлы эчемлекләрдән баш тарткан бердәнбер кеше. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, эшендә уңышлар казана, өйдә яраткан хатыны белән бәхетле. Хәзер Никита алкогольгә бәйле башка кешеләргә киңәш итә: “Балалар өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләнә. Мин ышанам, психологиягә мөрәҗәгать итү, төркемле терапия, 12 адымлы программалар җәмгыятьне сәламәтләндерүдә нәтиҗәле булачак”.
 
Никита Ефремовка психологлар һәм психотерапевтлар белән дәресләр һәм 12 адымлы реабилитация программалары ярдәм иткән: “Аңны үзгәртә торган матдәләрне кулланмаган еллар эчендә мин эчү безнең мәдәниятебезгә, яшәү рәвешебезгә салынган дигән фикергә килдем. Бәйлелек — конкрет кешенең проблемасы һәм аны үзе җиңәргә тиеш, дип уйлау ансат. Яшәеш мәдәниятен төзәтергә кирәк, анда дисфункциональ гаиләләр һәм психологик травма алган кешеләр бик күп”. Актер бүген дә вакыт-вакыт психотерапевтларга йөрүен дәвам итә.
 
Елена Малышева, медицина фәннәре докторы, телевидение тапшырулары алып баручысы:
 
“Эчүгә караганда, эчмәү яхшырак. Алкоголь бик аз микъдардә дә зарарлы. Моны мин түгел, фән исбатлый. Әгәр мин компаниядә эчәм икән, бер бокал шәрабтан арттырмыйм, аны да бик сирәк һәм су белән бергә генә”.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас