+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль , 09:10

Һәркемгә кагылырга мөмкин!

Якын кешеңнең “энәгә утыруын” ничек соңга калмый ачыкларга?

Һәркемгә кагылырга мөмкин!Һәркемгә кагылырга мөмкин!
Һәркемгә кагылырга мөмкин!
26 июньдә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үттек. Бу көн – наркотикларның никадәр куркыныч булуын һәм туганнарыңны үлемечле бәйлелектән ничек саклап калырга икәнен искә төшерү мөмкинлеге.

Статистика буенча, Башкортстанда наркоманиягә бәйлелектән интегүче кешеләр саны елдан-ел кими. 2010 елда наркологик исәптә 5,7 мең кеше торса, 2025 елда – 3,4 мең. Әмма наркомания проблемасы кискен булып кала, чөнки статистика рәсми рәвештә табиб ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән һәм исәпкә баскан кешеләрне генә исәпкә ала, ә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрнең чын саны күпкә артыграк булырга мөмкин. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, русиялеләрнең 11 проценты танышлары арасында наркотиклар кулланучы кешеләр бар, дип белдерә. Бу соңгы сигез елда иң зур күрсәткеч.

Үсмерләр – хәвеф төркемендә

Наркотиклар куллану хәвефе, тәү чиратта, үсмерләргә яный. Бу яшь организмда киеренкелек иң югары ноктасына җиткән чор, бала үзе белән нәрсә булганын үзе аңламый. Мәктәптәге теләсә нинди уңышсызлык, ата-аналар белән ачуланышу хис-кичерешләр ташуга китерә, чынбарлыктан качу теләген уята. Наркотиклар, психоактив матдәләр куллануның бернинди куркынычы да юк дигән ялгыш мәгълүмат та үз ролен уйный: янәсе “вакыт-вакыт аларны кулланырга мөмкин, бернинди куркыныч та юк, теләсәң – туктаячаксың”. Ләкин наркотик кыска вакыт эчендә кеше психикасын буйсындыра һәм аның бөтен гомере яңа доза эзләп үтә.

Наркотиклар куллану билгеләре

Наркомания, җенесенә, яшенә, социаль статусына карамастан, һәркемгә кагылырга мөмкин. Яңа синтетик матдәләр барлыкка килә, чагыштырмача арзан булу сәбәпле, алар тиз тарала. Алар баш мие күзәнәкләрен җимерә, шәхеснең деградациясенә китерә һәм баш миендәге үзгәрешләрне агудан баш тартканнан соң да бетереп булмый. Фәкать якын кешеләр тарафыннан тиешле игътибар гына бәла-казаны булдырмый кала ала.
Ата-аналарга баланың дәресләрне калдыра башлавын, ул сөйләргә яратмаган дуслары барлыкка килүен, сезнең алда телефоннан шалтыратуларга җавап бирмәскә тырышуын, җитди сөйләшү­ләрдән качуын, ялганлавын күздән ычкындырмаска кирәк. Бала ярсый, кәефе еш алышына. Мәсәлән, берничә сәгать эчендә ул тыелгысыз күңел күтәренкелеге халәтеннән хәрәкәтләрнең һәм сөйләмнең акрынаюына китергән битарафлыкка күчә. Кеше шапшакка әйләнә, ашарга оныта, яки киресенчә барысын да рәттән сыпырта башлый. Хәрәкәтләр координациясе бозыла, сөйләм аңлаешсыз­лана. Өйдән акча һәм кыйммәтле әйберләр югала башлый.

Коточкыч нәтиҗәләре

Наркотиклар бөтен тормышны: сәламәтлекне, гаилә мөнәсәбәтләрен, карьераны җимерә. Инфекцияләр йоктыру, шул исәптән ВИЧ һәм гепатит куркынычы арта. Наркоманнар шприцлар аша дәвалап булмый торган авырулар йоктыра алуын белә, ләкин бу аларны туктатмый.
Узган елда наркотиклар белән агуланудан 126 кеше үлгән. Алар арасында 15 яшьтән 29 яшькә кадәрге – 13, 30-49 яшьтәге – 102, 50 яшьтән өлкәнрәк 11 кеше. Корбаннарның күбесе – 72 кеше – Уфа шәһәреннән, шулай ук күңелсез статистиканы Стәрлетамак, Нефтекама, Туймазы, Салават, Октябрьский һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнары кешеләре тулыландырды.

Шик-шөбһәләр расланса, нишләргә?

Наталья Дербеко, балалар психологы:
 
– Баланың наркотиклар куллануы ачыклану һәр ата-ана өчен бик авыр стресс. Беренче реакция еш кына эмоциональ була: шок, ачу, курку, гаеп хисе яисә кичекмәстән җәза бирү теләге. Әмма баланың киләчәге һәм аның белән мөнәсәбәтләрегезнең ничек булуы нәкъ менә шул вакыттагы гамәлләрегезгә бәйле.
- Тиргәмәгез һәм кычкырмагыз. Агрессия җавап агрессиясе тудыра һәм баланың үз-үзенә йомылуына китерә. Үсмер сезгә ышанмый башлаячак һәм дөреслекне тагын да ныграк яшерәчәк.
- Физик җәза кулланмагыз. Бу – нәтиҗәсез һәм җимергеч. Ул бары тик читләшүне көчәйтәчәк һәм протестның куркынычрак формаларына этәрергә мөмкин.
- Гаепләмәгез һәм нотация укымагыз. “Мин сиңа әйттем бит!”, “Син безне хурлыкка калдырасың”, яки “Синең киләчәгең юк” кебек гыйбарәләр файдасыз. Бала болай да катлаулы психологик халәттә, ә гаепләү аның ялгызлык һәм чарасызлык тойгысын катлауландырачак кына.
- Проблеманы игътибарсыз калдырмагыз. Бернәрсә дә булмаган кыяфәт чыгарып, сез баланың үз-үзен җимерүен дәвам итәргә ризалык бирәсез.
- Теләгән карарны “сатып алырга” тырышмагыз. Наркотиклардан баш тарткан өчен кыйммәтле бүләкләр вәгъдә итү озак эшләми һәм проблеманы тамырдан хәл итми.

Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?

- Балалар яки гаилә психологына, психотерапевтка. Белгеч гаиләдә диалог булдырырга, гаеп һәм үпкә хисләре белән эшләргә, бәйлелекнең беренче сәбәп­ләрен табарга ярдәм итәчәк.
- Наркологка. Табиб баланың сәламәт­лек торышын, бәйлелек дәрәҗә­сен бәяләячәк һәм дәвалау планын тәкъдим итәчәк (детоксикация, терапия).
- Ата-аналарга ярдәм хезмәтенә. Бәйлеләрнең туганнары өчен ярдәм төркемнәре бар (мәсәлән, “12 адым” программасы буенча). Шундый ук хәлдә калган кешеләр белән аралашу үзеңне ялгыз хис итмәскә һәм практик киңәшләр алырга ярдәм итә. Савыгуның өзеклекләр мөмкин булган озайлы процесс булуын кабул итегез. Әхлакый яктан спринтка түгел, ә марафонга әзерләнегез. Иң мөһиме – бирешмәү.
Балалар һәм ата-аналар өчен ышаныч телефоны: 800 2000 122 (яки 124).
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас