+16 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль , 12:05

Ялган инвесторларга ышанмагыз!

Ялган инвесторларга ышанып, Уфа һәм Стәрлетамак кешеләре 6 миллион сумнан артык акча югалткан.

Ялган инвесторларга ышанмагыз!Ялган инвесторларга ышанмагыз!
Ялган инвесторларга ышанмагыз!
Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләренең полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан аеруча зур күләмдә мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Өч зыян күрүчедән урланган акчаның гомум суммасы 6 миллион сумнан артып киткән.

31 яшьлек уфалы, биржадагы табышка ышанып, мошенникларга 2,6 миллионнан артык акча күчергән.
Полициягә 31 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, 2 июньнән 10 июльгә кадәр билгесез затлар инвестицияләүдән табыш алу сылтавы белән аңардан 2,6 миллион сумнан артык акча урлаган.

Тикшерү барышында полицейскийлар җинаятьчеләрнең зыян күрүче белән «Teams» кушымтасында һәм социаль челтәрдә "EnzoriFX" сәүдә мәйданчыгы аналитиклары булып элемтәгә керүләрен ачыклаган. Алар ир-атны «Aifoiy Pro» кушымтасын куярга күндерә, шуннан соң зыян күрүче акчаларны страховкалау һәм табыш алу сылтавы белән 29 июньнән 10 июльгә кадәр җинаятьчеләр счетына якынча 1,9 миллион сум шәхси тупланма һәм 700 мең сум кредит акчаларын күчерә.

Моннан тыш, аферистлар ир-аттан ул танышыннан алган тагын 400 мең сумны урларга тырышып караган, әмма моны гариза бирүче үзе туктаткан. Хәзерге вакытта шәхси кабинетка керү мөмкинлеге чикләнмәгән, акчалар счетта күрсәтелә, әмма зыян күрүче аларны чыгара алмый.

Стәрлетамакның өч кешесе ялган брокерлар кушуы буенча кредитлар рәсмиләштергән.
26 апрельдән 13 июньгә кадәр билгесез кешеләр 44 яшьлек сатучы, аның 47 яшьлек тормыш иптәше һәм 39 яшьлек энесеннән инвестицияләүдән табыш алу сылтавы белән 3,5 миллион сумнан артык акча урлаганнар.

Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, җинаятьчеләр зыян күрүчеләр белән социаль челтәрдә һәм телефон аша элемтәгә кергән, үзләрен инвестицияләү буенча белгечләр дип таныштырган. Табыш алу сылтавы белән алар өч гражданны «Геймспейс» һәм «Алтын» кушымталарын урнаштырырга күндерә, шуннан соң зыян күрүчеләр онлайн-кредитлар рәсмиләштерә һәм акчаларны аферистлар счетына күчерә. Хатын 2,2 миллион сумга, аның тормыш иптәше — 850 мең сумга, абыйсы 1,4 миллион сумга якын акчаларыннан язганнар. Моннан тыш, җинаятьчеләр тагын 1 миллион сум урларга тырышып караган, әмма бу гариза бирүчеләр тарафыннан туктатылган.

Әлеге фактлар буенча тикшерү бүлекчәләре тарафыннан җинаять эшләре кузгатылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: биржада тиз һәм гарантияле хезмәт хакы вәгъдәләренә ышанмагыз. Югары табыш вәгъдә итүче брокерлар, кагыйдә буларак, мошенниклар. Акчаны шикле инвестиция платформаларына күчермәгез һәм чит кешеләр үтенече буенча кушымталар урнаштырмагыз. Исегездә тотыгыз, сезнең шәхси кабинетыгызга керү ачык булып калырга, ә акчалар счетта чагылырга мөмкин — бу сезнең уяулыгыгызны югалту өчен алдауның бер өлеше. Әгәр сезгә инвестицияләү өчен кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр икән-бу фәкать мошенниклык схемасы билгесе. Барлык шикле тәкъдимнәр турында кичекмәстән 102 телефоны буенча полициягә хәбәр итегез.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас