+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Июля , 07:40

Ленин паркында эшләр ничек бара?

Ленин паркындагы үзгәртеп кору эшләрен октябрьгә тәмамларга исәп тоталар.

Ленин паркында эшләр ничек бара?Ленин паркында эшләр ничек бара?
Ленин паркында эшләр ничек бара?


Яңа объектлар буларак биредә кафе һәм амфитеатр төзелә. Әле паркта инженер челтәрләре үткәрәләр, яктырту баганалары һәм яктырткычлар куялар, брусчатка һәм тактадан юллар күтәрәләр.
 
Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров эшләр барышы белән танышты һәм паркның мемориаль киңлектән халык паркка әйләнүен билгеләде.
– Монда ике зур балалар майданчыгы, чаралар үткәрү өчен амфитеатр, спорт зоналары барлыкка киләчәк. Биләмәне тулысынча яңартабыз, кешеләр кайчан да тыныч йөри алсын дип, заманча яктыртабыз, хәвефсезлек системасы куябыз.
Игътибарга лаек тагын бер яңалык – Зәки Вәлиди урамы ягыннан тарихи арка яңару. Мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән бу арка табигый таштан эшләнә.

Парк Республика көнендә ачылырга тиеш.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас