+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июль , 02:55

Яңа Коты юлы ремонтланды

Чакмагыш районы халкы соравы буенча анда асфальт түшәлде.

Яңа Коты юлы ремонтландыЯңа Коты юлы ремонтланды
Яңа Коты юлы ремонтланды

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыкның 5178 мөрәҗәгатен теркәгән.

Күбрәк төзекләндерү темасына язганнар – 1212 хәбәр. Төп шикаятьләр арасында – яшел үсентеләрне карап тоту, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, аларны чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, территорияләрне су басу һәм ихатадагы чокырлар. Мөрәҗәгатьләр күбесенчә Уфадан, Октябрьский һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән килгән.

Икенче урында юллар – 1100 хәбәр. Аларның 210ы – ремонтка, 178е – чокырларга, 67се – су басуга, 57се – юлларны карап тотуга, 55е юллар төзүгә кагыла.
Лидерлар өчлеген торак-коммуналь хуҗалык темасы йомгаклый – 860 мөрәҗәгать. Салкын, яки кайнар су булмауга, идарәче компанияләр эшенә, түбәдән су үтүгә, су тәэминаты системасындагы аварияләргә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә шикаятьләр байтак килгән.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфаның Правда урамы, 25/1 адресы буенча җәяүлеләр сукмагына асфальт түшәлгән. Бу үтенеч белән урындагы халык республика Башлыгы Радий Хәбировның “Туры элемтә”сенә мөрәҗәгать иткән – 2025 елның ноябрендә алар Ситуацион үзәккә шалтыраткан. Башкаланың Дим районы хакимияте әлеге хәлне контрольгә алган. Ачыклануынча, яңа торак йортны төзү барышында электр челтәрләре үткәргәндә подрядчы оешма юл түшәмәсенә зыян китергән. Гарантия йөкләмәсе буенча участокны тергезү җәйге чорга планлаштырылган булган. Июльдә хезмәтләр эшкә керешкән һәм мәсьәләне хәл иткән.
Нефтекамадагы “Светлое” күле янында балалар мәйданчыгында уен конструкциясен ремонтлаганнар. Социаль челтәрдә элементларның төзексезлеге турында хәбәрне Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән. Шәһәр хакимияте мәсьәләне контрольгә алган. 7 июльдә “Чисталык һәм тәртип хезмәте” белгечләре барлык эшләрне төгәлләгән.

Уфаның Аксаков урамы, 79 адресы буенча тротуар тергезелгән һәм пандуска керү мөмкинлеге булдырылган. Участокта торбаларны алмаштыру эшләре алып барылуы һәм тротуар җимерелү турында 23 июньдә социаль челтәрдә урындагы халык язган. Ленин районы хакимияте профильле хезмәтләр белән элемтәгә кергән. Берничә көннән тротуар һәм пандуска керү мөмкинлеге булдырылган.

Чакмагыш районының Чакмагыш – Яңа Коты юлы ремонтланган. Бу хакта социаль челтәрләрдә халык сораган. Район хакимияте проблема турында белгән – участокта подрядчы хезмәтләр ремонт эшләренә керешкән булган инде. 1 июльгә эшләр тәмамланган.

Хәл ителгән тагын бер инцидент фаст-трек төренә карый: Дүртөйле районының Иванай авылында җимереклекне төзәткәннәр һәм коены ремонтлаганнар. Проблема турында халык 28 июньдә социаль челтәрләрдә язган. Район хакимиятендәге коллегалар мөрәҗәгатьне контрольгә алган. Урынга “Ростелеком” белгечләре чыгып, проблемалы участокны сигнал тасмасы белән әйләндереп алган. Берничә көннән соң җимереклекне бетереп, коены ремонтлаганнар.

Узган ел ахырында ук Уфада яшәүче социаль челтәрләрдә Киров урамындагы 46нчы йорт ихатасында җимерелгән асфальт турында язган. Һава торышы кышын ремонт ясарга мөмкинлек бирмәгәнлектән, эшләрне җылы вакытка калдырганнар. Июль башында ихатада юл өслеген гарантия буенча тергезгәннәр.
Башкаланың Степан Кувыкин урамындагы 15а санлы йорт ишегалдында кое янын ремонтлаганнар. Аның зыян күрүе турында социаль челтәрләрдә бер ханым язган. 3 июльгә белгечләр коены тәртипкә китергән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас