+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июль , 12:40

Башкортстанда елгаларда йөзүне оештыручылардан җыем түләтүләре ихтимал

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров турист маршрутларында чүп-чар калдыру проблемасына багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирде.

Башкортстанда елгаларда йөзүне оештыручылардан җыем түләтүләре ихтималБашкортстанда елгаларда йөзүне оештыручылардан җыем түләтүләре ихтимал
Башкортстанда елгаларда йөзүне оештыручылардан җыем түләтүләре ихтимал


Сүз рекреацион файдалану өчен түләү турында бара - акчаларны калдыкларны җыюга һәм су буйлап популяр сәяхәт юнәлешләрендә чисталыкны саклауга юнәлтергә планлаштыралар.

Назаров сүзләренчә, төбәктә 2035 елга кадәр әлеге төр туризмны үстерү концепциясен кабул иткәннәр инде. Документта экологик нормаларны үтәү буенча киңәшләр аерым язылган. Шулай ук старт һәм тукталыш урыннарына керү юлларын төзекләндерү мәсьәләләрен дә хәл итү йөкләнде.

Ел саен Башкортстан елгалары буйлап 80 меңгә якын турист сәяхәт итә, һәм табигатькә йөкләнеш арта. Шул ук вакытта маршрутларда чүп-чар проблемасы әлегә кадәр иң кискен проблемаларның берсе булып кала бирә.

Әгәр башлангычны хупласалар, оештыручылар җыештыруны финанслауда катнашачак, бу исә республика табигатен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас