30 исерек машина йөртүче идарәдән читләштерелгән, аларның 4есе исерек хәлдә руль артына кабат утырган, аларга җинаять җаваплылыгы яный.
Шулай ук юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы, каршы як юлга чыгуның 35 очрагы һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәрнең транспорт белән идарә итүенең 3 очрагы ачыкланган.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, кагыйдәләрне тупас бозучыларга битараф калмавыгызны үтенәбез. Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә машинага утыруына очраклы шаһит булсагыз, бу факт турында Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны»на хәбәр итегез. :
8(347)272-32-92.
Бәлки, нәкъ менә сезнең шалтырату машина йөртүченең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерен саклап калыр.
Фото: Башинформ