Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында кыр эшләре тукталып тормый. Яңавыл районы хуҗалыкларында да бер кампанияне икенчесе алмаштырды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов белдерүенчә, бүген районда барлык эшләр дә комплекслы алып барыла.
– Гомумән алганда, быел чәчүлек мәйданнары узган елгы дәрәҗәдә калды, аларның структурасында да әллә ни үзгәрешләр юк. Мәйданнарның шактый өлешен техник культуралар биләде, чөнки алар яхшы икътисади нәтиҗә бирә. Әйтик, “Победа” хуҗалыгы быел 300 гектарда яңа культура – рапс чәчте. Ул үзен аклаган очракта, аның мәйданнарын тагы да арттырырга уйлыйлар. Гомумән, “Победа” – чәчүлек мәйданнары буенча иң зур хуҗалык. Быел 3291 гектарга бөртекле культуралар һәм 1267 гектарга майлы культуралар чәчелде. Шулай ук хуҗалык көнбагыш үстерүгә дә махсуслаша. Узган ел предприятиедә көнбагышның уртача уңышы гектардан 29,7 центнер тәшкил итте. “Юлдаш” хуҗалыгы, узган еллардагы кебек үк, җитен үстерә, “Мичуринский” борчак белән “алдыра”. Күп хуҗалыклар сидерат сыйфатында горчица чәчә, бу исә туфракның структурасын яхшыртырга һәм аны киләсе сезонга туклыклы матдәләр белән баетырга ярдәм итә. Фермерларга килгәндә, Алмаз Фәтхуллин – 30 гектарда көнбагыш, Айгөл Вәлиева – 30 гектарда арпа үстерә. Кайда нәрсә уңа, нинди культурага ихтыяҗ зур – барысы да уйланылып эшләнә, – ди ул.
Рәлиф Зикаф улы билгеләвенчә, басуда өзеклеккә юл куелмый, механизаторларга кытлык юк, техника җитәрлек, ягулык-майлау материаллары запасы да булдырылган. Бүгенге көнгә барлык планлаштырылган мәйданнарда да химик утау үткәрелгән, сабанашлык культураларына минераль ашламалар кертелгән.
Хуҗалыклар матди базаны яхшыртуны дәвам итә. Әйтик, “Восток” колхозының Конигово авылында ашлык чистарту комплексы яңартылган, югары җитештерүчән заманча техника бөртеклеләрне һәм орлыкларны бер үк вакытта чистартырга һәм калибрларга мөмкинлек бирә. “Восток” колхозы җитәкчесе Олег Зәйнуллин билгеләвенчә, хуҗалык районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора. Ел саен терлекләрнең продуктлылыгы һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы арта. Биредә үз мәйданнарында гына чәчеп калмыйча, күрше хуҗалыклардан да җир арендалыйлар. Терлек азыгы мул, көнлек савым уртача 15 тонна тәшкил итә, планда – иске ферма биналарын, корпусларны яңарту. Кыскасы, “Восток” колхозы алга карап яши.
– Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшләү – җирдә көрәк-сәнәк белән хезмәт салуга гына кайтып калмый, тармакка технологияләр дә актив кертелә. “ИТС-Агро” җәмгыятендә автоматлаштыру актив рәвештә бара: махсус программалар азык исәбен алып бара, савымны контрольдә тота, индивидуаль ашату рационын көйли һәм җитештерүнең бөтен циклына идарә итә. Яшь белгечләр өчен лаеклы шартлар һәм үсеш мөмкинлекләре бар. Мисалга үзебезнең “ИТС-Агро” җәмгыятен китерә алам. Әлеге компания 2019 елда сөт терлекчелегенә юнәлеш алды. Бүгенге көндә терлекләр саны 1700дән артып китте, һәркөнне 20 тоннадан артык сөт савыла, ә уртача хезмәт хакы 65000 сумга җитә. Берничә ел элек Германиядән голштин токымлы 200 башмак кайтарылды, алар хәзерге көтүнең нигезе булып тора. Бүгенге көндә безнең максатлы укучы хезмәткәрләрнең уртача яше – 38 яшь. Алар арасында – агроном һәм ике студент, әлегә алар практика узалар һәм укуларын тәмамлагач, предприятиегә эшкә кайтырга планлаштыралар, – ди предприятиенең башкарма директоры Вәкил Казыев.
Шулай ук районда Сосновский борщевигы таралуга каршы комплекслы эшләр алып барыла, шул исәптән химик ысул белән. Әлеге эшләрне “Россельхозцентр” филиалы көче белән башкаралар. Әйтергә кирәк: агымдагы елдан алып борщевикны юкка чыгару буенча чаралар күрмәгән өчен административ җаваплылык каралган.
– Эшләр тукталып тормый. Һава торышы, әлбәттә, үз төзәтмәләрен кертә, әмма безнең аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен бар көчен куя, – ди баш агроном.
Без исә Яңавыл аграрийларына уңышлар телибез, хуҗалыкларга быел да мул һәм сыйфатлы уңыш үстереп алырга язсын!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.