+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Июля , 15:05

Йөз процентка эшлибез!

Төбәктә урманнарны саклау һәм тергезүдә спутниклар, видеокүзәтү системалары һәм пилотсыз аппаратлар да эшкә кушыла

Йөз процентка эшлибез!Йөз процентка эшлибез!
Йөз процентка эшлибез!

Урман – ул агачлар гына түгел. Ул чис­та һава, саф сулар, меңләгән үсемлек һәм җәнлекләрнең яшәү урыны, кешеләрнең ял итү һәм көч туплау мохите. Шуңа күрә аны саклау – дәүләт дәрәҗәсендә торучы иң мөһим экологик бурычларның берсе. Башкортстан урманчылары әлеге эшне зур җаваплылык белән тормышка ашыра: яшь агачлар үстерә, урманнарны янгыннан һәм законсыз кисүләрдән саклый, заманча технологияләрне гамәлгә кертә.

2025 ел республика урман хуҗалыгы өчен нәтиҗәле булды. Башкортстанда яңартылган “Урманнарны саклау” федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Ул “Экологик иминлек” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм урман байлыгын саклауны, арттыруны һәм нәтиҗәле файдалануны күздә тота.

Узган ел урманчылар республикага билгеләнгән барлык максатлы күрсәткечләргә ирешкән. Урманны тергезү буенча эшләр 14,1 мең гектар мәйданда башкарылган һәм 106,3 процент тәшкил иткән.

Ясалма рәвештә урман тергезү юнәлешендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән. Федераль проект кысаларында 3735 гектар мәйданда яшь агачлар утыртылган (планга карата 106 процент тәшкил итә). Шуның 946 гектарында ябык тамыр системалы үсентеләр утыртылган. Иң зур эш күләме Баймак, Балакатай һәм Зилаер урманчылыкларында башкарылган.
– Ел ахырына киселгән агачлар урынына яңасын утырту буенча күрсәткечкә тулысынча ирешеләчәк. Хәзер төп игътибар яшь урман культураларын тәрбияләүгә юнәлтелә, – диде Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Белгечләр билгеләвенчә, агач утырту – эшнең башы гына. Яшь урманның күтәрелеп китүе аннан соңгы еллардагы хәстәрлеккә һәм карап торуга да бәйле. Бу җәһәттән 2025 елда урман культураларын тәрбияләү эшләре 38 мең гектардан артык мәйданда башкарылган. Моннан тыш, республикада өч тоннадан артык орлык запасы тупланган.

Урманнарны саклауда иң мөһим юнәлешләрнең берсе – янгыннарны булдырмау. Узган ел республика урманнарында янгын хәвефе сезоны 216 көн дәвам итте. Бу чорда урман фондында 20 янгын теркәлде, алар якынча 76 гектар мәйданны колачлады. Әмма иң мөһиме – һәр янгын тәүлек эчендә тулысынча сүндерелде. Шулай итеп, оперативлык күрсәткече 100 процент тәшкил итте. Норматив күрсәткеч исә – 65 процент.

“Илебез дөньядагы иң зур урман байлыкларына ия. Бу кабатланмас табигый хәзинәне саклау һәм аны нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендәге иң мөһим бурычларның берсе булып тора”, – диде Президент ВладимирПутин.

Республика өчен билгеләнгән урман янгыннары мәйданының максималь зурлыгы 3372 гектар белән чикләнгән булса, гамәлдә янгыннар мәйданы аннан 44 тапкырга кимрәк булды.
Мондый нәтиҗәләр очраклы түгел. Янгын хәвефе чорында урманнар космостан, авиация ярдәмендә һәм җирдән даими күзәтелде. Урманнарда 12 мең чакрымга якын минераллаштырылган полосалар яңартылды һәм булдырылды. Алар утның торак пунктларга һәм хуҗалык объектларына күчүенә юл куймый.

Бүген урманны кеше генә түгел, заманча техника да саклый. Республикада “Лесохранитель” видеокүзәтү системасының 22 камерасы эшли. Алар ике миллион гектардан артык мәйданны, ягъни урман фондының 40 процентын күзәтә. Быел бу системаның эш даирәсе тагын да киңәйтеләчәк.

Болар белән беррәттән, урманчылар пилотсыз очу аппаратларын да актив үзләштерә. Былтыр федераль проект ярдәмендә 18 “Геоскан-801” комплексы һәм өстәмә рәвештә тагын өч пилотсыз аппарат сатып алынган. Урман хуҗалыгы белгечләре махсус укулар үтә, алар дроннар ярдәмендә янгыннарны иртә ачыкларга, хәвефле участокларны күзәтергә өйрәнә.

– Пилотсыз аппаратлар бүген урман хуҗалыгында хәвефсезлекне тәэмин итүдә алыштыргысыз ярдәмчегә әйләнде. Белгечләрне заманча технологияләр белән эш итәргә өйрәтү – урманнарны саклауда мөһим юнәлеш, – дип ассызыклады Марат Шәрәфетдинов.

Урманнарны саклауда бер мөһим юнәлеш – законсыз кисүләргә каршы көрәш. Узган ел урман инспекторлары 24 меңнән артык патруль үткәргән. Нәтиҗәдә урман законнарын бозуның 676 очрагы ачыкланган. Шуларның 369ы законсыз агач кисү белән бәйле. Әлеге күрсәткеч 2024 елдагыдан 14 процентка кимегән.

Бу эштә космостан күзәтү дә зур ярдәм күрсәтә. Әгәр 2018 елда спутниклар республика урманнарының нибары 6 процентын гына күзәтүгә алса, бүген ул 5,7 миллион гектар мәйданны – урман фондының бөтен территориясен диярлек колачлый. Узган елда гына да космик мониторинг ярдәмендә 71 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Быел июнь аенда үткәрелгән “Урман” ведомствоара профилактик операциясе дә нәтиҗәле булды. Өч атна эчендә генә 24 законсыз агач кисү очрагы теркәлде, дәүләт урман фондына килгән зыян күләме 2,9 миллион сум тәшкил итте. Берничә очрак буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров урманчылар хезмәтенә югары бәя биреп болай диде:
“Бүген Башкортстанның урман хуҗалыгы тармагында сигез меңгә якын кеше хезмәт куя. Аларның һәркайсы көн саен республикабызның табигый байлыгын саклау буенча җаваплы эш башкара”.

Төбәкнең урман хуҗалыгы илдә алдынгыларның берсе булып тора. Башкортстан Идел буе федераль округында урман хуҗалыгын алып бару нәтиҗәлелеге буенча лидерлар сафында. Бу исә меңләгән белгечнең тырыш хезмәте, заманча технологияләр кертү һәм дәүләт ярдәме нәтиҗәсе.

Алдагы елларда эш күләме тагын да артачак. Республикада елына 1,2 миллион данә ябык тамыр системалы үсенте үстерергә сәләтле заманча теплица комплексы төзү планлаштырыла. Урманнарны күзәтүче камералар саны артачак, яңа янгын сүндерү техникасы һәм урман-патруль машиналары кайтарылачак. Агымдагы елда урман тергезү эшләре кимендә 14 мең гектарда башкарылырга тиеш, ә урманнарны яңадан үстерү күрсәткечен 103 процентка җиткерү бурычы куела.

Ләкин нинди генә заманча техника кулланылмасын, урманның киләчәге, беренче чиратта, кешеләр кулында. Һәр утыртылган үсенте, вакытында сүндерелгән учак, булдырылмый калган һәр законсыз кисү – республикабызның яшел байлыгын саклауга мөһим өлеш ул.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас