+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Июля , 15:00

СВО яугиренең тол хатынын алдаганнар

Уфада полиция хезмәткәрләре СВОда катнашучының тол хатыныннан өч миллион сумнан артык акча урлау шартларын ачыклый.

СВО яугиренең тол хатынын алдаганнарСВО яугиренең тол хатынын алдаганнар
СВО яугиренең тол хатынын алдаганнар
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе полиция бүлегенә 39 яшьлек хатын-кыз аеруча зур күләмдә акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүче аңлатканча, аңа үзен Оборона министрлыгы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең гаиләсенә тиешле җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим иткән. Ташлама рәсмиләштерү сылтавы белән җинаятьче хатын-кызны СМС-хәбәрдә килгән раслау кодын әйтергә күндерә.

Соңыннан аралашуга «Госуслуги» порталы, Үзәк банкның һәм ФСБның ялган вәкилләре кушылды. Психологик басым юлы белән мошенниклар мөрәҗәгать итүчене счеттан барлык акчаларны алырга һәм аларны «ышанычлы затка» тапшырырга күндергән. Зыянның гомум суммасы өч миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче алдау корбаны булуын аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Маддәнең санкциясе 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган затларны ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарын уяулык күрсәтергә чакыра:

- әңгәмәдәшләр үзләрен социаль хезмәтләр, Оборона министрлыгы яки башка ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштырса да, таныш булмаган затлар белән түләүләр алу нечкәлекләре, счетларында зур суммалар булу яки һәлак булучының гаиләсенә салынган ташламалар турында мәгълүмат бирмәгез;

- җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, компенсацияләргә һәм социаль ярдәмнең башка чараларына кагылышлы барлык мәсьәләләрне профильле ведомстволарга шәхсән кергәндә, я "Дәүләт хезмәтләре" порталында расланган шәхси кабинет аша хәл итегез;

- СМС-хәбәрләрдән раслау кодларын, парольләрне һәм башка конфиденциаль мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итмәгез;

- шикле шалтыратулар килгәндә, кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз һәм 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итегез.

Сезнең уяулыгыгыз акчаны сакларга һәм мошенникларның корбаны булмаска ярдәм итәчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас