Чараны Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Галиханов ачып җибәрде.
Быелгы ел ведомство өчен юбилей елы булды - Русия Федерациясе Тикшерү комитеты оешуга 15 ел тула.
Андрей Назаров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
- Республикада тикшерү идарәсе эшчәнлеге киң яңгыраш алган җинаятьләргә каршы торудан алып гражданнарның социаль хокукларын яклауга кадәр төрле бурычларны колачлый. Сез махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ятим балаларга, инвалидларга һәм медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирәсез. Сез илнең конституцион төзелешен, гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйсыз, экстремизм һәм террорны булдырмыйсыз. Ачылган һәр җинаять - сезнең тырыш хезмәтегез, талантыгыз нәтиҗәсе. Сез гаделлекне тергезәсез һәм кешеләргә законга ышанычны кайтарасыз, – диде сәламләү чыгышында Андрей Назаров.
Узган ел Тикшерү идарәсе тарафыннан судка 2 меңнән артык җинаять эше җибәрелгән, оешкан төркемнәр тарафыннан кылынган җинаятьләрне тикшерү саны сизелерлек арткан, ә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу 100% ка җиткән. Моннан тыш, узган еллар җинаятьләре турындагы 158 җинаять эшен хокукый кырга кире кайтара һәм судка юллый алганнар.
Премьер-министр Башкортстан Хөкүмәте белән республика буенча Тикшерү идарәсе арасындагы конструктив багланышларны уңай бәяләде.