+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Июля , 08:20

Ике көн рәхәттә!

Уфада Кашкадан күлендә "На Рахате" V Халыкара сәламәтлек һәм туризм форумы үз эшен башлап җибәрде.

Ике көн рәхәттә!Ике көн рәхәттә!
Ике көн рәхәттә!
Фестивальнең төп юнәлеше булып, гадәттәгечә, чын сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән мунча ялы тора, һәм нәкъ менә монда, әлеге мәйданчыкта, бүген илдә мунча эшенең иң яхшы остасының исемен атаячаклар. Шуңа күрә гадәти булмаган ярышларны карарга теләүчеләр күп җыелды.

- Бишенче ел бу искиткеч мәйданчык коллектив чабыну буенча Русия чемпионаты финалын кабул итә, һәм нәкъ менә бүген сезнең финалчыларыбызның матур чыгышын карау мөмкинлеге бар, алар төбәк һәм ярымфинал сайлап алуларын узды һәм бу вакыт эчендә алган бөтен осталыкларын хәзер сезгә күрсәтәчәк, — дип сәламләде җыелучыларны Евразия мунча федерациясе оештыру комитеты вәкиле, турнирның баш хөкемдары Екатерина Соловей. - Килгән һәркемгә рәхмәт, ә катнашучыларга бүген үзләренең иң яхшы чыгышын күрсәтүен телим.

Фестивальнең төп сәхнәсендә билгеләп үтелгәнчә, мунча культурасы инде тулы бер индустриягә, өлкән һәм яшь буынны берләштерүче сәламәтлек турында кайгыртуның мөһим элементына әверелде. Аның үсә барган әһәмиятен тану йөзеннән фестиваль эше башланганда Евразия мунча федерациясе, РФ Туристлык һәм экскурсия оешмалары ассоциациясе, Милли мунча берләшмәсе һәм БР Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль ике көн дәвамында, 25 һәм 26 июльдә узачак. Бәйрәмнең программасы бик бай: фотозона, конкурслар, конкурцияләр, спорт турнирлары, мастер-класслар каралган. Үзләренең уникаль мунча эшләнмәләрен һәм тулы бер мунча комплексларын илнең төрле төбәкләре, шулай ук Беларусь һәм Таҗикстан тәкъдим итәчәк.

Фото: Александр Данилов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас