+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Июля , 15:25

"Мондый чаралар уздырылырга тиеш"

Уфаның «Кашкадан» мәдәният һәм ял паркы ике ял көнендә «На рахате» сәламәтлек һәм туризм фестивале мәйданчыгы була.

"Мондый чаралар уздырылырга тиеш""Мондый чаралар уздырылырга тиеш"
"Мондый чаралар уздырылырга тиеш"
25 июльдә анда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Рөстәм Шәрипов, «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм башка чакырылган кунаклар булды.

Фестиваль Башкортстан башкаласында инде бишенче тапкыр уза һәм бу вакыт эчендә үзен мунча индустриясе профессионалларын, бөтен Русиядән һәм чит илләрдән сәламәтлек, спорт һәм туризм өлкәсендәге экспертларны берләштерүче иң эре дискуссия, фәнни һәм күргәзмә мәйданчыгы буларак танытырга өлгерде.

- Җәйге эссе һава торышы, мунча яратучылар һәм мунчачылар өчен шундый чагу сәламәтлек фестивале – ял көннәрен гаиләләр белән уздыру өчен менә дигән мөмкинлек, - дип билгеләп үтте Рөстәм Шәрипов. - Программа һәм урыннар төрле - спорт та, мәдәният тә, һөнәрчеләр дә бар. Игътибарны СВО тарихының күчмә музее җәлеп итә. Монда без махсус хәрби операция ветераннары белән очраштык һәм аралаштык. Без катлаулы чорда яшәсәк тә, мондый чаралар уздырылырга тиеш. Болар барысы да халыкның рухын саклап калырга ярдәм итә. Фестиваль уфалыларны гына түгел, шәһәр кунакларын, туристларны да көтә.

«Рәхәт» күргәзмә киңлегендә урындагы җитештерүчеләрдән савыктыру һәм мунча тематикасы товарлары, һөнәрчеләр эшләнмәләре һәм Башкортстанның халык һөнәрчелеге экспозициясе тәкъдим ителгән.

Тарту үзәге - мунча шәһәрчеге – Русиянең әйдәп баручы җитештерүчеләреннән 30дан артык мунча экспозициясеннән торган комплекс. Килүчеләр мобиль мунчаларны, мичләрне, чаннарны һәм уникаль җайланмаларны күрә генә түгел, сынап карый да ала. Шулай ук биредә коллектив чабыну буенча Русия чемпионаты финалы уза.

Спорт программасы кысаларында мини‑футбол, пляж волейболы, баскетбол буенча ярышлар, теннис турниры, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы спорт мәктәпләреннән профессиональ тренерлар белән мастер‑класслар уздырыла.

Мәдәни-күңел ачу программасы да ким түгел: сәхнәдә диджейлар һәм кавер‑төркемнәр чыгыш ясаячак, конкурслар һәм призлар уйнатылачак. Кунаклар Төньяк халыкларының «Илир» торак пунктында була һәм чын боланнарны күрә алачак.

Килүчеләрнең хәле турында кайгыртуга аерым игътибар бирелә. «Сәламәтлек территориясе»ндә сәламәтлек торышы буенча чек‑аплар һәм профильле белгечләрдә консультацияләр узарга мөмкин. Моннан тыш, теләгән һәркем үзенең биологик яшен билгели, фитнес‑тренировкалар, зарядка, йога, тән практикалары, зумба белән шөгыльләнә, спорт эстафеталарында катнаша алачак.

Тәм-том яратучылар өчен-гастрофестиваль: парк территориясендә Башкортстан җитештерүчеләре продукциясе белән фудтраклар һәм сәүдә павильоннары урнаштырылачак.

Моннан тыш, кунакларны кызыклы бонус көтә: фестивальдә көндәлек ыгы-зыгыдан мөмкин кадәр читкә китү өчен палаткалы шәһәрчектә төн кунарга мөмкинлек бар. Палатканы үзеңнекен алырга яки арендага алырга мөмкин.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас