+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июль , 09:35

Андрей Назаров "На рахате" форумында булды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "На Рахате" V Халыкара сәламәтлек һәм туризм форумында булды.

Андрей Назаров "На рахате" форумында булдыАндрей Назаров "На рахате" форумында булды
Андрей Назаров "На рахате" форумында булды
Андрей Назаров сәламәтләндерү туризмын заманча сәяхәтләр индустриясенең мөһим юнәлешләренең берсе, дип атады.

─ Дөнья чын веллнесс-бум кичерә. Аның нигезендә профилактикага, эчке гармонияне тергезүгә ихтыяҗ ята. Русия туристларының 60 проценттан артыгы бүген сәфәрне үзләренең физик һәм менталь иминлегенә инвестиция буларак карый, ─ дип ассызыклады ул.

Премьер-министр сүзләренчә, Башкортстан бу өлкәдә табигый мираска, этномәдәни традицияләргә һәм медицина потенциалына таяна. Республикада 60ка якын шифаханә эшли, алар 200 меңнән артык кешене кабул итә ала. Шифаханәләрдә ял итүчеләр саны буенча төбәк курорт булмаган субъектлар арасында Русиядә ─ 5нче һәм Идел буенда 1нче урында тора.

─ Без максатлы рәвештә яңа төр таләпчән сәяхәтче өчен тулы кыйммәтле экосистема булдырабыз. Туриндустриягә дәүләт ярдәменә соңгы өч елда республикада 1,7 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Туристлар агымы узган ел нәтиҗәләре буенча 8 проценттан артты һәм 2,4 миллион кеше тәшкил итте, — диде Андрей Назаров.

Форумның социаль көн тәртибе шулай ук кеше турында кайгыртуның гомум темасы белән аваздаш. Чара кысаларында мобиль мунчаны махсус хәрби операция зонасына тапшыру тантанасы булды.

- Кыр шартларында сугышчы өчен мунча - ул гигиена гына түгел. Ул авырулардан качарга һәм авыр хәрби бурычлардан соң психологик яктан бушанырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Андрей Назаров.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас