+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Июля , 15:35

Башкортстанда халык мөрәҗәгатьләре анализланды

Хөкүмәт утырышында халык мөрәҗәгатьләре мониторингы нәтиҗәләре каралды. Узган атнада иң күп мөрәҗәгатьләр төзекләндерү, юллар һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылган.

Башкортстанда халык мөрәҗәгатьләре анализландыБашкортстанда халык мөрәҗәгатьләре анализланды
Башкортстанда халык мөрәҗәгатьләре анализланды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган утырышта республика халкының социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре һәм атналык мониторинг нәтиҗәләре каралды.

20–26 июльдә Башкортстанга идарә үзәгенең «Инцидент-менеджмент» системасы һәм Кире элемтә платформасы аша 4 892 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу, алдагы атна белән чагыштырганда - 385кә, ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда - 7 280гә кимрәк.

Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр итүенчә, күпчелек халыкны төзекләндерү мәсьәләләре борчыган. Бу тема буенча 1 060 мөрәҗәгать килгән. Күп кенә сораулар яшелләндерү, җәмәгать киңлекләрен тәртиптә тоту һәм чүп-чардан чистарту белән бәйле булган.

Икенче урында – юллар темасы (975 мөрәҗәгать). Республика халкы юллардагы чокырлар, ремонт, төзелеш һәм юлларны карап тоту турында язган.

Өченче урында - торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре (867 мөрәҗәгать). Кешеләр су белән тәэмин итүдә өзеклекләр, су сыйфаты, түбәләрдән су үтү һәм идарәче компанияләр эше турында мөрәҗәгать иткән.

Дүртенче урынны - сәламәтлек саклау (389 мөрәҗәгать), бишенче урынны энергетика (344 мөрәҗәгать) алып тора. Соңгы очракта республика халкы нигездә ягулык җитмәү, бәяләр артуы, электр энергиясе өзелүе һәм подстанцияләрдәге аварияләр турында хәбәр иткән.

Елена Прочаковская сүзләренә караганда, ягулык мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләрнең иң күп саны җомга һәм ял көннәренә туры килә. Бу җәһәттән Урал аръягы әле дә иң проблемалы территорияләрнең берсе булып кала.

Узган атнада Республикага идарә үзәге муниципалитетлар һәм министрлыклар белән берлектә 2 082 мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Моннан тыш, республика ситуация үзәгенә 2 853 телефон шалтыратуы килгән, аларның күбесе сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылган.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына - юлларны ремонтлау эшләрен дәвам итәргә, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына яшелләндерү, территорияләрне тәртиптә тоту һәм авылларда су белән тәэмин итү системаларын контрольдә тотарга кушты. Шулай ук Дәүләт идарәсен санлы үстерү министрлыгына «Дәүләт хезмәтләре» системасында сайлау участоклары турындагы мәгълүматны төгәлләштерү бурычы йөкләтелде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: fotobank02.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас