+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Июля , 12:35

Республикага инженерлар, табиблар һәм укытучылар күбрәк кирәк

Хөкүмәт утырышында югары уку йортлары чыгарылышының хезмәт базары ихтыяҗларына туры килүе каралды. Республикада эш бирүчеләргә максатлы укыту мөмкинлекләре турында күбрәк мәгълүмат җиткерергә кушылды.

Республикага инженерлар, табиблар һәм укытучылар күбрәк кирәкРеспубликага инженерлар, табиблар һәм укытучылар күбрәк кирәк
Республикага инженерлар, табиблар һәм укытучылар күбрәк кирәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган утырышта югары уку йортлары чыгарылышының республика икътисадына кирәкле кадрлар әзерләү дәрәҗәсе каралды.

Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, 2026 елда республикага югары белемле 19 меңнән артык белгеч кирәк. Иң зур ихтыяҗ мәктәп укытучыларына, сәнәгатьтәге инженерларга, табибларга һәм IT-белгечләргә туры килә.

Быел июльдә Башкортстан югары уку йортларын 16 387 студент тәмамлый. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5,6 процентка күбрәк. Чыгарылышның якынча 80 проценты республиканың өч иң эре югары уку йортына – Уфа фән һәм технологияләр университетына, Башкорт дәүләт медицина университетына һәм Уфа дәүләт нефть техник университетына туры килә.

Башкортстанның фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина хәбәр итүенчә, чыгарылышта медицина, сәламәтлек саклау, педагогика, психология, социаль эш, шулай ук нефть-газ эше һәм геология юнәлешләре өстенлек итә. Алар барлык чыгарылыш белгечләренең 41 процентын тәшкил итә.

Инженерлык белгечлекләре арасында химия технологиясе, машина төзү, төзелеш, энергетика һәм аларга якын юнәлешләр аеруча зур урын били. Соңгы өч елда IT-белгечләр әзерләү күләме 27 процентка арткан.

Шул ук вакытта идарә итү һәм юридик белгечлекләр буенча чыгарылыш 12 процентка кимегән. Бу инженер-техник юнәлешләргә бюджет урыннарын күбрәк бүлү сәясәтенә туры килә.

2025 елгы чыгарылыш студентларының 90 проценттан артыгы эшкә урнашкан. Иң югары күрсәткечләр медицина, инженерлык һәм IT өлкәләрендә теркәлгән.

Утырыш йомгаклары буенча Андрей Назаров тармак министрлыкларына һәм муниципалитетларга эш бирүчеләр арасында «Русиядә эш» платформасы аша максатлы укытуга гаризалар бирү тәртибе турында аңлату эшен көчәйтергә кушты. Шулай ук эш бирүчеләрне югары уку йортлары белән берлектә белем бирү программаларын формалаштыруга активрак җәлеп итү бурычы куелды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас