Дүртөйле районы полициясе хезмәткәрләре тарафыннан зур күләмдә мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Аферистлар корбаны - балигъ булмаган кыз.
26 июльдә полициянең дежур бүлегенә Иванай авылында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын хәбәр иткәнчә, 16 июльдән 24 июльгә кадәр билгесез кешеләр өйдә сакланган 800 мең сумнан артык акчаны урлаган. Җинаятьчеләр аның әле генә 10нчы сыйныфны тәмамлаган 16 яшьлек кызы аша эш иткән.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре мошенникларның үсмер кыз белән телефоннан һәм мессенджерларда элемтәгә керүен ачыклаган. Алар эзлекле рәвештә үзләрен чәчәкләр китерү хезмәте хезмәткәрләре, министрлык, ә аннары тикшерүчеләр дип таныштырган. Посылка алу, ата-аналарны җинаять җаваплылыгына тарттыру белән янау һәм акчаларны тикшерү сәбәбе белән аферистлар кызны курьерга акча бирергә күндергән. Очрашу өй янында узган, тапшыру вакытында укучы кыз код сүзен әйткән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мәддәнең санкциясе ун елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган затларны ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: балигъ булмаганнар еш алдана.
Ата-аналарга балалар белән даими рәвештә финанс хәвефсезлеге турында әңгәмәләр уздыру бик мөһим. Аларга акча күчерү таләпләре белән шикле шалтыратулар яки хәбәрләр килгәндә кичекмәстән аралашуны туктатырга һәм сезнең белән элемтәгә керергә яки полициягә 102 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз.