Якынча мәгълүматларга караганда, бүген 09 сәгать 30 минутта Уфа – Ырынбур автоюлының 36 чакрымында (Старомусино авылына кадәр 5 чакрым) 44 яшьлек «Даф» йөк автомобиле йөртүчесе юл кырыеннан каршы якка хәрәкәт итүче велосипедчыны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 19 яшьлек велосипедчы тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында вафат була. Шаһитлар сүзләренчә, велосипедчы кинәт юл кырыеннан машина юлына туп-туры хәрәкәт итүче йөк машинасы каршына чыгып киткән.
Юлларда игътибарлы булыгыз.