+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Августа , 09:25

«Антифрод» дәүләт системасы эшли башлады

Аның максаты — онлайн-җинаятьләргә каршы тору.

«Антифрод» дәүләт системасы эшли башлады«Антифрод» дәүләт системасы эшли башлады
«Антифрод» дәүләт системасы эшли башлады
Русия Хөкүмәтенең Кибермошенниклыкка каршы көрәш буенча оператив штабы система өчен яңа эш алгоритмнарын килештерде. Мәсәлән, әгәр оператор SIM-картаның мошенниклар кулына эләгүен теркәсә, бу номер буенча дистанцион банк хезмәте 24 сәгатькә тукталачак.

Хөкүмәт гамәлгә ашыра торган чаралар нәтиҗәсендә Русиядә киберҗинаятьләр саны 2026 елның беренче алты аенда өчтән бергә кимегән.

"Мошенниклар даими рәвештә үз схемаларын үзгәртә һәм яңа шартларга тиз җайлаша. Димәк, безнең каршылык системасы алдан эшләргә тиеш. Оператив штаб эшенә федераль ведомстволар, шул исәптән хокук саклау органнары, Русия Банкы, бизнес вәкилләре кушылды. Безнең максат - онлайн-җинаятьчеләргә каршы тору өчен көчләрне берләштерү", - дип ассызыклады Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм Хөкүмәт Аппараты башлыгы Дмитрий Григоренко.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас