

Җирлек ике овал мәйданчыктан тора. Кайчандыр алар эчендә радиаль йортлар урнашкан булган, ә хәзер алар урынында — җирдәге сизелер-сизелмәс чокырлар гына.
Галимнәр фикеренчә, Селек бронза гасырының төрле чорларына карый: монда төрле заманнарда синташтилылар, алакульлеләр һәм саргарлылар яшәгән.
Элегрәк урында үзенчәлекле орнаментлы керамика, хайван сөякләре һәм борынгы корылма эзләре табылган.
Бу урын Олы Уртазым елгасы ярында, Баеш авылы янында. Территория «Ирәндек» музей-тыюлыгына керә.
Инде 10 августта бирегә яңа экспедиция китәчәк һәм аңа барлык теләүчеләр дә кушылырга мөмкин. Волонтерларга палаткалар, ашау-эчү һәм чын археологик казуларда катнашу вәгъдә ителә.