

108 номинант арасыннан финалга республиканың 21 муниципалитетыннан 35 кеше чыккан.
Иң күп җиңүчеләр — Уфадан һәм Әлшәй районыннан.
"Әти — ул барыннан да элек үз балалары өчен үрнәк, алар тормышка, хезмәткә, кешеләргә, үз йөкләмәләренә мөнәсәбәткә өйрәнә торган кеше. Балалар әтисенең әнисенә, өлкәннәргә, үз эшенә мөнәсәбәтен, сүзендә торуын, авырлыкларны җиңеп чыгуын һәм якыннары турында кайгыртуын күрә. Бу көндәлек дәресләр теләсә нинди үгет-нәсихәтләрдән дә мөһимрәк булып чыга. Көчле әти — ул янәшә була, үз баласын ишетә, авыр минутларда ярдәм итә, аның уңышларына сөенә һәм, кирәк булса, дөрес юл табарга ярдәм итә белә торган кеше. Конкурс зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Без лаеклы ир-атларны билгеләп кенә калмыйча, бүгенге көндә гаилә традицияләрен саклап калучы, иҗтимагый һәм волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, үз хезмәтләре белән республиканың иминлеген ныгытучы искиткеч әтиләрнең никадәр күп булуын җәмгыятькә күрсәтергә телибез. Миңа калса, чын әтилек — ул ир-атның үз балаларын тәрбияләүдә актив катнашуы, аларга мөстәкыйль, намуслы һәм җаваплы кешеләр булырга ярдәм итүе. Димәк, мондый аталарга ярдәм итү һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылу — конкрет гаиләгә генә түгел, ә бөтен республиканың киләчәгенә өлеш кертү ул. Нык гаилә аның һәр әгъзасының җаваплылыгыннан башлана, ә җаваплы ата булу гаилә иминлегенең һәм буыннар дәвамлылыгының иң мөһим нигезләренең берсе булып тора", - ди Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102