+11 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Августа , 05:41

Авылдагы каникуллар сагындыра

Шәһәр балаларының ялы ничек үтә?

Авылдагы каникуллар сагындыраАвылдагы каникуллар сагындыра
Авылдагы каникуллар сагындыра

Каникуллар дигәч тә, авыл, дәү әни, печән, каз бәбкәләре күз алдына килә, шулай бит? Чыр-чу килеп торган су буе, кичен аларга “матай”, гармун тавышлары кушыла, авыллар гөр килеп тора иде. Ә хәзер авылларда тынлык.

Элек, уку бетүнең беренче көннәрендә үк авылга шәһәрдән оныклар кайтып тула иде. Күрше чибәр әбиләргә – биш малай, Тәгъзимә апаларга – дүрт-биш бала, Якын әбиләргә – өч-дүрт, Дәрсинә апаларга – өч-дүрт. Безнең үзебезгә Казахстаннан туганнар кайтып төшәр иде. Болай да һәр өйдә алты-җиде бала, ә оныклар белән йортлар бөтенләй “шыплап” тула, идәндә рәхәтләнеп тезелешеп йоклыйбыз. Катык, сөт, тозлаган ит, бәрәңге барыбызга да җитә!

Оныклар эшсез йөрми, кайтуларына оя-оя каз бәбкәләре чыккан мәл була, аларны сакларга, үлән турап, көрпә белән бутап ашатырга, пешкән бәрәңгене төяргә өйрәнә алар. Бәбкә­ләр үсеп-ныгып киткәнче, аларны карга-козгыннан сакларга кирәк. Бер баланың да карышып, зарланып утырганын хәтерләмим, җыйнаулашып, чишмә буенда яки берәр яланда казлар көтә идек, үзебез чиратлап әкият укыйбыз. Шәһәр балалары безгә ятрак анекдотлар сөйли, яңа уеннар өйрәтә. Көндезге эсседә аркандагы бозауларга су эчерергә кирәк, моны да шәһәрдән кайтканнар ялт кына эшләп куя иде, чөнки аларга эш тансык, авыл тормышы кызык! Һичбер авырсынып тормыйча, печәнгә дә йөриләр иде, тырмаларга да өйрәнә, җиләк-шомырт җыярга барганда да иярә, арысалар да сер бирмиләр иде. Аларның савытларын, үзебезнеке тулгач, бергәләп тутырабыз. Хуш исле җиләк тулы савытларын нинди горурлык белән өйгә алып кайталар иде?!

Ә көтүгә чыгулар? Монысы инде аерым бер тарих. Шәһәр малайлары “важный” рәвештә чыбыркы сөйрәп яланга чыгып китә. Көне буе сәхрәдә! Иген басуына каерырга гына торган малларны куганда авыл кешесенең ашлыкны ничек кадерләвен аңлыйсың, хезмәтне кадерләргә өйрәнәсең. Бу гомерлеккә хәтергә сеңеп, аңга уелып кала. Әле, җитмәсә, сыбызгы ясарга да, чыбыркы шартлатырга да өйрәнеп кайтасың, фәлән абыең сине әллә ничә төрле дару үләннәре белән таныштыра – белем дөньяң әллә күпмегә байый. Бу бит табигатьне дәрестә өйрәнү түгел, ә чын практика! Яңгыр яки боз яуса, давыл чыкса, ничек сакланырга, таралган көтү малларын ничек җыярга – барысына да шунда өйрәнәсең. Димәк, көтү – ул әле тормыш мәктәбе дә, ЧС мәктәбе дә! Арысаң да, шундый канәгать булып кайтасың. Сине өйдә, башка көннәрдән аерылып торган сый, бәлеш, җылы мунча көтә! Эшчене хөрмәтли белүен тагы бер кат күрсәтә бу көнне сиңа авыл.

Шәһәрдә тәмлене генә ашап яшәсәләр дә, авылда киреләнеп утырганнарын хәтерләмим. Май, каймак яккан ипи кисәген күтәрдең дә чыгып йөгердең! Тамагың ачса, йөгереп кенә кереп, салкын катыкны капкалап алдың да, тагы эшкә чаптың! Эш азмыни авылда? Әле карлыган җыярга кирәк, әле утын өяргә, әле бәрәңге кортын җыярга, түтәлләргә су сибәргә...
Кыскасы җәй ахырына шәһәр балалары кояшта кап-кара булып янып, ныгып китә иде. Тырыша-тырыша, вата-җимерә татарча сөйләшәләр, өч ай үтүгә инде алар туган телдә безнең кебек үк оста сиптерә иде.

Әле авылда оныклар кайткач эшли торган тагы бер эш була: ул да булса буа буу! Аны инде авыл бала-чагасы белән дә эшләп булыр иде, тик акыллы абзыйлар нәкъ менә шәһәр балаларының да кайтканын көтеп, алар белән бергәләп эшләүне хуп күрә иде. Хәзер генә аңлыйм: әлеге дә баягы шул эшкә өйрәнсеннәр диптер инде.

Кичтән генә инеш булган урында тракторчы абыйның хезмәте белән, зур чокыр барлыкка килә, безнең эш каты – елганы буар өчен кисәк-кисәк кәсләрне ташыйбыз, алар югары күтәрелгән саен, буада су арта бара. Җәй буе шунда чумып, су кереп мәш киләбез! Безнең буада сөлекләр бул­гандыр инде, суда озаграк торсак, тәнгә шул сөлек ябышып чыга иде. Баштарак шәһәр балалары куркып, чыр-чу килеп ала, без белдекле төс белән (үзебез курыксак та) аларның зыян салмавын, бары тик “начар канны” гына суыруын аңлатабыз.

И самими балачак! Керт син хәзерге бала-чаганы үрдәк-казлар йөзеп йөргән сөлекле суга?! Балалар үзләре, бәлки, керер дә иде әле, аларның әти-әнисе инфаркт белән егылачак бит! Ә без шушы буаларда бата-чума йөзәргә өйрәндек. Йөзә белмәсәң, аптырап тормыйсың, якындагы берәр өемнән такта ташыйсың да, сал эшлисең. Күрше абый, такталарының кайда киткәнен күреп, бер сукранып ала да, “Болайрак итеп эшлә, улым, салың таралмас!” – дип киңәшен бирә. Аннары, үзенең ат урлап йөргән яшьлеген уйлый-уйлый, елмаеп куя, “Сорап алырга иде!” – дип, сине шелтәләгән була, әмма күңеленнән ачуланмый. Авыл бит ул олы бер гаилә кебек, монда барысы да таныш, барысының да тормышы уч төбендәге кебек, шуңа күрә үзара мөнәсәбәт тә туганнарча, күршеләрчә. Авыл биргән тәрбияне беркем дә беркайда да бирә алмый шул.

Ә инде авылда иң күңелле вакыт – кичләрен, эшләрен бераз тәмамлап, апа-абыйларның, дәү әни-дәү әтиләр­нең капка төбенә мал каршыларга чыгуы. Бөтен хәбәр, бөтен яңалык шул чакта сөйләнелә дә инде – тыңлап кына өлгер! Иң кызыклы хәлләр, үткәннәр турындагы тарихлар, бәет-мөнәҗәтләр дә була. Мыегыңа чорнап, сеңдереп утырасың, авыл апаларының акылы, зирәк фикерләре тормыш көткәндә әллә ничә тапкырлар искә төшеп, файдасы тиеп куя.

Шәһәр балалары авыл әбиләренең барысының да исемен белеп бетерми, әмма исемнең кирәге дә юк, һәркемгә монда “нәнәй” дип дәшәләр. Шул сүзләрдән нәнәйләр эри дә төшә, алларына утыртып сөяләр, серле кесәләреннән алып кәнфит белән сыйлыйлар! “Монда минем әллә ничә нәнәй бар!” дип сөйли иде безнең күршегә кайткан кыз, чөнки, безгә ияреп, һәрберебезнең нәнәсенә ул да “нәнәй” дип дәшә!

...Көтү кайткач, абзарга сыер саварга чыгабыз. “Мин савып карыйм әле, бирче инде, мин дә савып карыйм!” – дип теңкәгә тия кунак кызлары. Башта әле, бу кадәр дә мөһим эшне булдыра алмассың, дигәндәй, ризалашмаган буласың. Аннары инде үзең малкаеңны сыйпап торасың, шәһәр кызын сыер саварга өйрәтәсең. Булды! Өч айга кулдан эш китте! Ә аларга кызык, тыз-тыз итеп чиләккә аккан сөткә карап, сөенгәннәрен күрсәгез! Сепаратны корырга, гөбедә май язарга да аһ итеп торалар, сорый-сорый өйрәнәләр. Чөнки шәһәрдә болар юк. Алар эшкә өйрәнә, безгә

– бераз ял. Безнең чишмәдән генә алып кайтып, салкын суда кыяр тозлаганга, итне, тоз сибеп, коега төшергәнгә, ишекне бикләп тормаганга шаклары ката иде аларның.
Шулай өч ай буена саф һавада, эшләп, уйнап, ял итеп, ныгып китә иде бала-чага. Китә, дигәннән, китәселәре бер дә килми иде шул, әти-әниләре алырга дип кайткач, абзар түбәсенә печән арасына кереп качалар, дусларына кереп яшеренәләр иде. “Безне авылга гына укырга бирегез әле, монда калам!” – дип, әти-әнисенә ялынганнары да бар иде. Ярата иде бала-чага авылны. Биредәге иркенлекне, хөрриятне, авылларга гына хас булган җылы мөнәсәбәтне яраталар иде, гәрчә эше һәм мәшәкате күп булса да.

* * *

...Улым белән авылга кайтып, чишмә коймаларын буяп, печәннәрне чабып килдек тә, буш урамнарга, буш йортларга карап күңелсез булып китте.
– Улым, без үлгәч, бу чишмәләрне сез карап-тәрбияләп торырсыз инде, онытмагыз, кайтыгыз! – дим.
– Сез үлгәч, әни, монда кайтучы булырмы соң? Яшьләр юк, әле яшәгән олы апа-абыйлар китеп барса, авыл калмас инде ул, – дип фикер йөртә улым.

Кабул итәсе килмәсә дә, авыр дөреслек инде бу – бәләкәй авылларның хәле шундыйрак бүген.

Авыллар булмагач, шәһәр балалары каникулларын фатирда, таш йортларда үткәрә. Бу дәү әнисез, эшсез, авылсыз үскән балалар кызганыч, хәтта. Кит инде, аларның тормышы башка, авыл нигә аларга, алар – интернет чоры балалары, дияр күпләр. Килешәм. Алар интернетсыз чыннан да яши алмас. Өстәвенә, күпчелек авылларда бәдрәфләр әле дә тышта, газы-суы кермәгән – шәһәрдән аларны мондый мохиткә кайтарып кую, цивилизациядән аеру булыр иде. Әмма барыбер борчак урлап басуда йөрмәгән, ат сакламаган, учак ягып, бәрәңге пешермәгән, гармунга биемәгән, печән чапмаган, чүмәлә башында тормаган, чыбыркы шартлатмаган, күлмәк итәге белән маймыч сөзмәгән, дәү әнисенең хикәяләрен тыңламаган, җылы сөтнең исен иснәмәгән, балтырган ашы ашамаган, дәү әтисе белән бал суыртмаган балаларны кызганам. Чын тормыш аларны урап уза кебек.

Каникулларның соңгы ае калды. Телефонда утырудан күзләре тәмам кызарып түгел, ә ял итеп, ныгып барсын балалар мәктәпкә. Безгә ныклы, сәламәт буын кирәк. Бәлки, алар – үсеп җиткәч, безнең сөйләгәннәрне искә алып, аңлап, авылларны тергезер әле. Җирдән ераклашырга, авылларсыз калырга ярамый безгә!

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас