+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Августа , 17:46

Башкортстанда иң популяр исемнәр нинди?

Башкортстанда яңа туган балаларның иң популяр һәм сирәк исемнәрен атадылар.    

Башкортстанда иң популяр исемнәр нинди?Башкортстанда иң популяр исемнәр нинди?
Башкортстанда иң популяр исемнәр нинди?

Башкортстанда яңа туган балаларга иң еш һәм иң сирәк кушылган исемнәр билгеле булды. Мәгълүматны ЗАГС реестры тәкъдим иткән.

Малайлар арасында иң популяр исемнәр: Әмир, Эмир, Тимур, Михаил һәм Мирон. Кызларга исә ешрак Амелия, Эмилия, Ясмина, София һәм Әминә исемнәрен кушалар.

Сирәк исемнәр арасында малайлар өчен Реваль, Эдгард, Дәүләт, Батырҗан һәм Роланд, кызлар өчен Алесья, Линда, Изель, Зөлфия һәм Тиана бар.

Русия буенча гомумән алганда, малайларга иң еш Михаил, Александр, Артем, Матвей һәм Тимофей, ә кызларга София, Анна, Ева, Варвара һәм Мария исемнәре кушыла.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас