Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, июнь ахырында хатын-кызга Социаль фондның ялган хезмәткәрләре шалтыраткан. Алар аңа оныгының әтисенә тиешле түләүләр вәгъдә иткән.
Карта реквизитлары һәм СМС-кодлар алгач, аферистлар аның белән яңадан «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм ФСБ хезмәткәрләре булып элемтәгә кергән. Акчаны чит илләргә күчерү белән янап, алар хатын-кызны счетыннан бер миллион 447 мең сум алырга һәм аны Рихард Зорге урамындагы йорт янындагы курьерга тапшырырга, шулай ук күрсәтелгән счетларга тагын ярты миллион сумнан артык акча күчерергә күндергән.
Гомуми зыян 2 миллион 50 мең сум тәшкил иткән. Пенсионер полициягә вәгъдә ителгән түләүләрнең килмәячәген аңлагач кына мөрәҗәгать иткән.