19 август иртәсендә радио һәм телевидениедән гадәттән тыш хәл кертелүе турында хәбәр иттеләр. Телевидение эфирында иртәдән кичкә кадәр «Аккош күле» балеты күрсәтелде. Шул ук вакытта ил халкына Горбачевның «сәламәтлеге торышы буенча бурычларын үти алмавы» турында хәбәр ителде.
Мәскәүгә Тамань, Кантемиров һәм Тула дивизияләре кертелде. Танклар шәһәр үзәген һәм Ак йорт тирәсен чолгап алды. ГКЧП митингларны тыйды һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары эшенә чикләүләр кертте. Бары тик тугыз үзәк гәзиткә генә эшләүне дәвам итәргә рөхсәт бирелде — нәкъ менә алар оператив хәбәрләр бастырды.
Әмма халыкның реакциясе көтелгәннән бөтенләй башка булды. Беренче көнне үк Ак йорт янына кешеләр җыела башлады. Сәясәтчеләр, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре чыкты.
Кешеләр баррикадалар төзергә үзләре теләп чыкты, аларны моңа махсус өндәү кирәк булмады. 20 август киченә җыелучылар саны, төрле бәяләүләр буенча, дистәләрчә меңгә җитте, ә кайбер мәгълүматлар буенча — 100–150 меңгә кадәр. Меңнәрчә кеше катнашындагы митинглар Ленинградта, Түбән Новгородта, Свердловскида, Новосибирскида, Төмәндә узды.
Төп рольләрнең берсен Борис Ельцин уйнады. 19 августта ул танк өстенә менеп чыгыш ясады, ГКЧП гамәлләрен Конституциягә каршы дип игълан итте. Бу образ күпләр өчен каршылыкның символына әверелде һәм 1917 елда броневиктагы Ленинның хрестоматик образы белән ассоциацияләнде.
Михаил Горбачев исә Форостагы дачасында калды һәм асылда изоляциядә булды: аның тышкы дөнья белән элемтәсе өзелде.
Кульминация 20 августтан 21 августка каршы төндә булды. Смоленская мәйданы янындагы транспорт тоннелендә Дмитрий Комарь, Илья Кричевский һәм Владимир Усов һәлак булды.
21 август иртәсендә оборона министры Язов Мәскәүдән гаскәрләрне чыгарырга боерык бирде. ГКЧП әгъзалары Фороска очты, ләкин Горбачев алар белән хезмәттәшлек итүдән баш тартты. Комитетның эшчәнлеге туктатылды.
Фетнә омтылышының уңышсыз булуы ачыклангач, ГКЧП әгъзалары Мәскәүдән китәргә тырышты, аларның бер өлеше кулга алынды. 22 августта ГКЧП әгъзасы Борис Пуго үз-үзенә кул салды.
Фото: amic.ru